news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рашат Якупов: Хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре өчен татар телен гади итеп өйрәтәчәкбез

Курста аралашу һәм камил дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү өчен кирәкле булган башлангыч дәрәҗә тел белеме биреләчәк.

Рашат Якупов: Хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре өчен татар телен гади итеп өйрәтәчәкбез
Солтан Исхаков

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан шәһәренең башкарма комитеты Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен түләүсез татар теле курсларын үткәрә. Татар теле укытучысы Рашат Якупов дәресләрдә иң гади, кирәкле сүзләр генә биреләчәген әйтте.

«Курслар татар телен чит тел буларак өйрәтү методикасына нигезләнә. Хезмәткәрләр татар телендә кирәкле күләмдә, „ипилек-тозлык“ аралаша алырга тиеш. Беренче чиратта, без сөйләшергә өйрәтәчәкбез», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта курска җитмешләп кеше язылган. «Теркәлү әле дә дәвам итә. Бер ай дәвамында кунакханә, туклану урыны һәм сәүдә нокталары хезмәткәрләре татар теле кагыйдәләрен үзләштерә, грамматика һәм лексика буенча үзләренең белемнәрен ныгыта алачак», — диде Рашат Якупов.

Программа авторы белем бирү интенсивының хезмәт күрсәтү өлкәсендәге өч юнәлештән торуын әйтте: кунакханә, туклану урыннары һәм сату нокталары хезмәткәрләре өчен.

«Дәресләр Zoom платформасында бушлай уза. Курс программасы аралашу һәм камил дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү өчен кирәкле булган башлангыч дәрәҗә тел белемен үз эченә ала», — дип сөйләде Рашат Якупов.

Курслар 2021 елның 5 апреленнән алып 7 маена кадәр дәвам итә. Курс барышында яздырылган видеолар univer.tatar сайтында курс буларак чыгачак. Биредә аны һәр теләгән кеше кереп үтә алачак.

Курс ун дәрестән тора, бер атнага ике дәрес. Интенсив укучылары ахырда тест узачак, укучыларның дәресләрдә булуы исәпкә алына.

Интенсив дәвамында ике дәрестә булмау рөхсәт ителә. Тестны уңышлы узган укучыларга квалификацияне үстерү таныклыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының сертификатлары биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100