news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Казан турында иң яхшы хикәя язучыларны ачыклыйлар

«Саумы, Казан» бәйгесендә беренче урын алучыларга сиксән мең акчалата премия түләнә.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан мэриясе 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Саумы, Казан» әдәби бәйгесен игълан итә. Хикәяләр бишенче апрельдән 31 июльгә кадәр кабул ителә.

«Бәйгедә ике номинация: 18 яшьтән 35 яшькә кадәр кешеләр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Беренче урынга — 80 мең, икенче урынга — 50 мең, өченче урынга 30 мең сум биреләчәк. Акчалата премия ике номинациягә аерым бирелә», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдарова.

Аның әйтүенчә, йомгаклау һәм бүләкләү 30 августта була. Иң яхшы хикәяләрне туплап, китап чыгару күздә тотыла.

«Мөхәммәдьярдан соң Казанны татар халкының мәдәни һәм рухи башкаласы дип атаучы беренче шагыйрь — Габдулла Тукай. Париж, Нью-Йорк, Токио һ.б. зур шәһәрләр турында без сәнгать әсәрләре аша беләбез. Шул максаттан, үзебезнең замандагы Казан образын тудырасы килде», — дип ачыклык кертте ул.

Ландыш Әбүдарова конкурска татар һәм рус телләрендә язылган хикәяләрне җибәрергә мөмкин булуын әйтте.

«Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләре хикәяләрне туган телләрендә язып, юлга-юл тәрҗемә белән kazankonkurs2021@mail.ru электрон адресына юлларга тиеш була», — дип сөйләде ул.

Авторларның моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләре каралачак. Катнашучыларның Казанда яшәве шарт түгел. Конкурсның игътибар үзәгендә — Казан шәһәре, үзләрен чын Казан кешесе итеп тоючы кешеләре, шәһәр тормышын сурәтләгән тарихлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100