news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рашат Низамиевны иртәгә Әтнә районы Бәрәзә авылында җирлиләр

Рашат Низамиевны иртәгә Әтнә районы Бәрәзә авылында җирлиләр
"Татар-информ" архивы

Бүген язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рашат Низамиев вафат булды. Аны иртәгә хатынының туган ягы - Әтнә районы Бәрәзә авылында җирләячәкләр.

«Хушлашу иртәгә 9:00 сәгатьтә моргта (Себер тракты урамы, 31 йорт) адресын буенча була. Аннары Гәрәй Рәхим каберенә таш куябыз, чөнки бу вакыйгага күптәннән әзерләнгән иделәр. Шуннан соң, Рашат Низамины озатырга кайтырбыз дип уйлыйм. Шуңа күрә аның белән хушлашу вакыты төгәл билгеле түгел. Ул авырмады. Без кичә очрашырга тиеш идек, ул миннән интервью алырга теләгән иде. Әле кичә генә: «Гафу ит, улым өч оныгы белән килә, аның дачасына китәбез», - дип шалтыратты. Нишлисең, өч көнлек дөнья. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал.

  • Рашат Низамиев 1950 елның 1 мартында Саба районы Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе сугыштан бер кулын югалтып кайткан, амбар мөдире, әнисе хат ташучы булып эшләгән. Башлангыч мәктәптә Олы Мишә авылында укыганнан соң Олы Саурышта сигезьеллык мәктәптә укуын дәвам итә. 1967 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлый. 1972 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала һәм шуннан соң Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли.
  • 1974–1981 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында корректор, җаваплы сәркәтип, 1981–1983 елларда «Ялкын» журналында җаваплы сәркәтип.
  • 1983–1997 елларда «Казан утлары» журналында баш мөхәррир урынбасары, 1997–2005 елларда «Идел» журналы баш мөхәррире. 2007 елдан «Казан утлары» журналында эшли. «Йолдыз яңгыры» исемле беренче шигъри җыентыгы 1980 елда дөнья күрә. «Кызыл җәй», «Тормыш трамвае» шигырьләр китабы, повестьлар һәм хикәяләрдән торган «Бөек сер» (1986), «Кызыл кар яугач» (1993), «Яшьлеккә хат» (2003), балаларга атап язылган «Яралы керпе» (1987), публицистик язмалардан торган «Алдым каләм кулыма» (2007) исемле китаплар авторы. «Фәрит Яруллин» документаль романы авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100