news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь, язучы Рашат Низами вафат булган

Шагыйрь, язучы Рашат Низами вафат булган
Фото: Татарстан Язучылар берлеге, https://sptatar.com

Талантлы шагыйрь, язучы Рашат Низамиев вафат булган. Бу турыда «Шәһри Казан» хәбәр итте.

Рашат Низамиев 1950 елның 1 мартында Саба районының Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе сугыштан бер кулын югалтып кайткан, амбар мөдире, әнисе хат ташучы булып эшләгән. Башлангыч мәктәптә Олы Мишә авылында укыганнан соң Олы Саурышта сигезьеллык мәктәптә укуын дәвам итә. 1967 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлый. 1972 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала һәм шуннан соң Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли.

Төрле вакытта «Татарстан яшьләре» гәзитендә (1976-1981 елларда), «Ялкын» (1981-1983 елларда), «Казан утлары» журналларында эшли

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100