Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рамзан Кадыровның улы «Ислам диненә хезмәт иткән өчен» ордены белән бүләкләнде
Чечня Башлыгы Рамзан Кадыровның улы, 15 яшьлек Адам Кадыров I дәрәҗә «Ислам диненә хезмәт иткән өчен» ордены белән бүләкләнде, дип хәбәр итте республиканың милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәд Дудаев Telegram-каналда. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
«Чечня Республикасы Башлыгының иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Адам Рамзанович Кадыровның I дәрәҗә «Ислам диненә хезмәт иткән өчен» орденына лаек булуы белән чын күңелдән котлыйм», - дип хәбәр итте Дудаев. Бүләкне Чечня мөфтие Сәлах хаҗи Межиев чәршәмбе көнне Грозныйда уза торган «Бүгенге сынау шартларында деструктив идеологияне кисәтү нигезе буларак рухи-әхлакый кыйммәтләр» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә тапшырды.
«Орден ислам динен ныгыту һәм аның кыйммәтләрен саклау эшенә сизелерлек шәхси өлеш керткән өчен тапшырылды! Чечня Республикасының беренче Президентының оныгы өммәтне лаеклы рәвештә тәкъдим итә, ул батыр», - дип өстәде министр.
Адам Кадыровның Чечня Башлыгының иминлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе вазифасына билгеләнүе турында 5 ноябрьдә билгеле булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз