news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыровның улы Адам Шәех Мансур исемендәге батальонның кураторы булды

Рамзан Кадыровның улы Адам Шәех Мансур исемендәге батальонның кураторы булды
Фото: t.me/MDaudov_95/

Чечня Республикасы җитәкчесе Рамзан Кадыровның улы – 16 яшьлек Адам Кадыров РФ Кораллы көчләре составына керүче Шәех Мансур исемендәге батальонның кураторы булды. Чечня парламенты рәисе Магомед Даудов Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Бертуганымның улы, Чечня Республикасы Герое Адам Кадыровка мөһим юнәлеш ышанып тапшырылды: бүгеннән ул РФ Саклану министрлыгы составындагы бүлекчәләрнең берсенә - Шәех Мансур исемендәге батальонга кураторлык итәчәк», - дип язган Даудов.

Чечня парламенты спикеры шулай ук республика башлыгының улы «үзенә күрсәтелгән ышанычны югары дәрәҗәдә аклаячагына һәм батальонның шәхси составы куелган бурычларны сыйфатлы итеп үтәүдә кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителсен өчен барысын да эшләячәгенә» ышаныч белдерде.

Үз чиратында, Дәүләт Думасына Чечнядан сайланган депутат Адам Делимханов Кадыровны батальонның шәхси составына тәкъдим итүен әйтте. «Бу халкыбызның дини, гаилә һәм мәдәни кыйммәтләрен яклауда Адам ирешкән сизелерлек казанышларның законлы нәтиҗәсе булды», - дип өстәде ул.

Даудов сүзләренчә, Адам Кадыров Шәех Мансур исемендәге батальон йолдызы белән бүләкләнгән. Делимханов аңа 2нче номерлы йолдыз тапшырылуын, әтисе Рамзан Кадыров исә 1нче номерлы йолдызга лаек булуын искәртте.

Кавказның беренче имамы Шәех Мансур хөрмәтенә аталган Россия армиясенең яңа батальоны Гудерместа урнашачак. Искәртеп узабыз, Украина Кораллы көчләре составында да шундый исемдәге батальон бар.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Адам Кадыровка «Дуслык» ордены тапшырган иде. Соңрак Карачай-Черкас Республикасы башлыгы Рәшид Темрезов аны - «Карачай-Черкас Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, ә Кабарда-Балкар Республикасы җитәкчесе Казбек Коков «Кабарда-Балкар Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Моннан тыш, Адам Чечня башлыгының (ягъни әтисенең) иминлеген тәэмин итү башлыгы итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100