news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыровның кереме 2015 елга караганда ике тапкырга арткан

Чечен Республикасы башлыгының хатыны Медни Кадырова узган ел 2,1 миллион сум акча эшләгән.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның 2016 елда кереме 2015 елга караганда ике тапкырга арткан. 2015 елда аның 5 миллион сумнан артык керем эшләве билгеле булса, узган ел ул 11,5 миллион сум керем алган. Әлеге мәгълүмат Кадыровның керемнәре турындагы декларацииядә язылган һәм Чечен Республикасы башлыгы һәм хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Декларация буенча, Кадыров 2344,3 квадрат метрлы торак йортка һәм 3668 квадрат метр мәйданлы участокка ия. Шулай ук Чечен башлыгы, аның хатыны һәм 12 баласы кулланылышында 300 квадрат метрлы торак йорт та бар. Рамзан Кадыровның транспорт чарасы элек тә булмаган, хәзер дә юк.

Республика башлыгының хатыны Медни Кадырова узган ел 2,1 миллион сум акча эшләгән.

2016 елда Рамзан Кадыровның балигъ булмаган ике баласы һәрберсенә 9,95 миллион сум акча эшләгән. 2015 ел йомгаклары буенча бу күрсәткеч 50 тапкырга күбрәк, 2015 елда 200 мең сумнан артык сумма күрсәтелгән булган.

Рамзан Кадыровның барлыгы 12 баласы бар, шуларның икесе тәрбиягә алынган. Аның олы кызы 18 яшьлек Айшат хәзер Грозныйда Firdaws мода йортын җитәкли һәм үзе дизайнер булып эшли. Күптән түгел аның беренче мөселман күлмәкләре коллекциясе җәмәгатьчелекккә тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100