news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Латыйпов: Яшьләр матбугатта ирек күрсәтсә, аларны шунда ук «чукып» ыргыталар

Рәмис Латыйпов: Яшьләр матбугатта ирек күрсәтсә, аларны шунда ук «чукып» ыргыталар
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасы, «Атна вакыйгалары» газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов балалар һәм яшүсмерләр матбугатында яшьләргә өлкәннәр тарафыннан артык тәнкыйди караш барлыгын әйтте.

«Яшьләр ирекләрен күрсәтә башлыйлар икән, аларны шунда ук бөтен яклап «чукып» ыргаталар», – дип сөйләде ул «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм үсмерләр матбугатының төп проблемалары һәм чишелеш юллары» исемле түгәрәк өстәлдә.

«Без өлкәннәр ягыннан чыгып, яшьләр матбугатына бәя бирәбез. Соңгы арада ике генә чик бар кебек – йә бик каты тәртипсезлек, йә бик каты тәртиплелек. Уртада берничек тә була алмый кебек кабул ителә. Балалар, яшьләр шукланып алырга да ярата, үзләренә ирек кирәк дип тә хис итә алалар. Артык каты шушы тәртиплелеккә таба этәбез кебек. Без матбугатта идеаль тормыш булдырырга омтылмыйбызмы?» – диде Рәмис Латыйпов.

Журналист фикеренчә, һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш, яшьләргә ирек тә бирергә кирәк.

«Бездә әз генә тәнкыйдирәк әйбер чыга икән, шунда ук аңа ябырылып, тәнкыйтьли башлыйлар. Яшьләр әз генә ирекләрен күрсәтергә телиләр икән, бөтен яклап «чукып» ыргыталар да, бөтенләй дә язмаслык итәләр. Тегесе дә ярамый, монысы да ярамый. Мин шаккатам кайчак. Бөтен нәрсәнең дә чиге булырга тиеш», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100