news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын» үткәргән түгәрәк өстәлдә балалар матбугатындагы проблемаларны күтәрделәр

«Ялкын» үткәргән түгәрәк өстәлдә балалар матбугатындагы проблемаларны күтәрделәр
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татар китабы йортында «Ялкын» журналының 100 еллыгы уңаеннан атналык башланды. Беренче көнне узган түгәрәк өстәлдә балалар һәм үсмерләр матбугатының төп проблемалары һәм чишелеш юллары турында фикер алыштылар. Очрашуда язучы, галим, матбугат белгечләре, яшьләр оешмалары һәм мәгариф белгечләре катнашты.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин чарада катнашкан һәркемне бәйрәм белән котлады. «Бу безнең уртак бәйрәм», – диде ул «Ялкын»ның 100 еллыгын искә алып. Очрашуга ул «Ялкын» белән бәйле хатларын алып килгән иде.

«Безнең балалык, яшьлек еллары «Ялкын», ул вакыттагы «Яшь ленинчы», хәзерге «Сабантуй» янәшәсендә узды. Ул журналларны яздырмаган бала юк иде. Авылга хатлар килеп төшүе үзе бер үзенчәлекле бәйрәм. Чөнки андый матур конвертны безнең күргән дә юк иде. «Ялкын»га минем бер шигырьне дә бастырмаулары өчен рәхмәт. Бәлки шуның аркасында мин журналистикага кереп китеп, үз юлымны таба алганмындыр», – диде Васил Гарифуллин.

Түгәрәк өстәлдә хәзерге «Ялкын»ның проблемалары һәм чишелеш юллары турында да сөйләштеләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов журналга әдәби әсәрләр җитмәвен белдерде

«Минем чордашлар: «Бик ошый, искиткеч журнал, рәхәтләнеп укып чыктым», – диләр. «Син укыдың, ә балаң укыдымы соң?» – дим. «Юк». Журналның 4 мең тираж. Татар халкыннан чыгып караганда бик аз, әмма бүгенге матбугат белән чагыштырганда журнал өчен начар дип тә әйтеп булмый. Без укыган вакытта әсәрләр күп иде. Әлегә кадәр «Бизмән йолдызлыгы» дигәнне хәтерлим. Ул серия шикелле барды. Кешене укырга ияләштерер өчен шундый әсәрләр дә кирәктер. Укыган бала укый инде ул», – диде Рәмис Латыйпов.

Әдәбият белгече, тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова мәктәптә укыгында «Ялкын»ны дәреслек итеп куллануларын искә алды. «Рәмискә кушылам. Әдәби осталыкны журнал аша күрсәтмәсәк, ул үсмәячәк», – диде белгеч.

«Укытучыбыз «Ялкын» журналын китап кебек дәрес саен куллана иде. Соңгы битендә комикслар дәрәҗәсендә әкиятләр була иде. Без аларны шундый ярата идек. Журнал мәктәп белән дус иде. Дәрестә кулланырга ярарлык материал бастыралар иде. Анда хикәяләр, әсәрләр була иде. Дәрестә шуларны укып, анализлый идек. Рус мәктәбенең татар теле дәресендә шундый эш бара иде. Битарафлык юк иде. «Ялкын»га без язмадык, әмма журналдан алган тәҗрибә белән стена газеталары чыгара идек. Сездә «мөгез чыгару» бар. Әдәби осталыкны журнал аша күрсәтмәсәк, үзебез эшләмәсәк, ул үсмәячәк», – диде Миләүшә Хәбетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100