news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Латыйпов: Ясалма фәһем татар эстрадасындагы җырчыларны алмаштыра дип әйтеп булмый

Рәмис Латыйпов: Ясалма фәһем татар эстрадасындагы җырчыларны алмаштыра дип әйтеп булмый
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа»ның «Кәеф» медиа лабораториясендә Ясалма фәһемдә ясалган беренче татар клибын тәкъдим иттеләр. Клипның продюсеры, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Ясалма фәһемнең татар эстрадасындагы җырчыларны алмаштыра алмавын әйтте.

  • «Ясалма» җыры һәм клибы тулысынча Ясалма фәһем технологияләре белән «Интертат» продюсерлык үзәгендә әзерләнде. Продюсер – Рәмис Латыйпов, Ясалма Фәһемдә фото-видео генерация – Айнур Җамалетдинов, җыр тексты, көй, җырчы, видео - Ясалма Фәһем.

«Мондый типтагы җырларны ишеткәнегез бардыр. Нотага эләкмичә җырлаган кайбер җырчылардан нейрочелтәр башкарган җыр яхшырак яңгырый. Эчтәлеге ягыннан да, кайбер җырларга караганда мәгънәлерәктер. Нейрочелтәр татар эстрадасындагы кайбер җырчыларны алмаштыра дип һич кенә дә әйтәсем килми, бу үзенә күрә бер эксперимент. Әгәр бу кемгә дә булса конкуренция ясый икән, димәк, ул җырчыларның җырлау дәрәҗәсе нейрочелтәр дәрәҗәсендә генә», - диде Рәмис Латыйпов.

Аның фикеренчә, нейрочелтәр үсештә һәм үзгәрештә. «Программаларда генерацияләп карасагыз, нейрочелтәр һәр җырны үзенчә тәкъдим итәргә, яңалык эзләргә тырыша. Мәсәлән, безнең кайбер аранжировщикларны, композиторларны карасаң – бөтен җырлары бер төсле, бернинди яңалык эзләмиләр шикелле. Җырның башын гына тыңлап та, аны кем язганын билгеләп була кайчак, монда яңалык юк икән дип, әйтергә була», - диде ул.

Татар блогеры Фәгыйлә Шакирова: «Татар эстрадасыннан акчалы бер кеше бу җырны авторлаштырырга теләсә, сатар идегезме?» – дип сорады. «Без – продюсерлык үзәге, рәхәтләнеп сатабыз. Аны программа эшли, һәм ул түләүсез. Җырның тизлеген, жанрын сайлап була», - дип, уены-чыны белән җавап бирде Рәмис Латыйпов.

«Сөембикә» журналы редакциясе журналисты Чулпан Галиәхмәтова ясалма фәһем татарча акцентсыз җырлый башлармы, дип сорады. «Ясалма фәһемнән никадәр күп кеше куллана, шулкадәр сөйләшүе дә яхшырачак. Ни дәрәҗәдә кулланылышка керер... Безнең максатыбыз да шул – аны күбрәк кеше куллансын иде. Чынлыкта, ясалма фәһемне инде кулланалар. Әмма аны «бу минем җырым» дип тәкъдим итәләр. Без баштан ук әйтәбез: бу җыр – ясалма. Аның җырчысы да, видеосы да Җир йөзендә юк. Нейрочелтәрне хәтта мошенниклар да куллана», - дип җавап бирде Рәмис Латыйпов.

«Интернет кергән вакытта да җәмәгатьчелек арасында курку булган иде. Интернет – шайтан «оясы», ул татарга кирәкми, ташка басылган булсын, дигәннәр иде. Интернет бар, аны бетереп булмый, бар икән, аны кулланырга кирәк», - диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100