Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Интертат» продюсерлык үзәге «Кәеф» студиясендә татарча беренче нейроклип тәкъдим итте
«Татмедиа»ның «Кәеф» медиа лабораториясендә тулысынча Ясалма фәһемдә ясалган беренче татар клибын тәкъдим иттеләр.
«Ясалма» җыры һәм клибы тулысынча Ясалма Фәһем технологияләре белән «Интертат» продюсерлык үзәгендә әзерләнде. Продюсер – Рәмис Латыйпов, Ясалма Фәһемдә фото-видео генерация – Айнур Җамалетдинов, җыр тексты, көй, җырчы, видео - Ясалма Фәһем.
«Күптән түгел социаль челтәрләрдә, интернетта эшләү буенча укулар үткәрдек. Элек кешеләр җир сөргәннәр, ә хәзер бу эшне тракторларга утырып эшлиләр. Журналистика да шул юлдан барыр дип уйлыйм. Яңа инструментлар журналистларга мәгълүматны эзләүдә, аны эшкәртүдә, тәрҗемә итүдә ярдәм итә. Шул рәвешле, журналистның тормышын җиңеләйтә. Ул инструментлар журналистларга рерайтлар ясарга, монтаж ясарга, фотографияне эзләргә дә ярдәм итә», - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
Аның фикеренчә, нейрочелтәрләр ярдәмендә эшләнгән әйберләрдән якын киләчәктә бар кеше дә куллана алачак. «Берничә ай эшендә журналист үзе дә ничек итеп эшләргә кирәклегенә өйрәнә алганына төшендек. Нейрочелтәрнең татар телен аңлавы, ул тудырган продуктның җанлы булуы мөһим. Нейрочелтәр кысаларында контентны никадәр күбрәк куллансак, шулкадәр ул акыллырак булачак. Соңгы ун елда «Татар-информ», «Татмедиа» татарча контент булдыруга үз өлешен кертте, башка коллегаларыбыз да бу эштән читтә калмады. Бүген без җиңнәрне сызганып моңа алынырга тиеш, чөнки бу – киләчәк», - диде ул.
«Бу очракта клип ул – уен кебек, ләкин журналистиканың кайсы юнәлештә барганын аңлап эшләнгән продукт. Нейрочелтәр редакторы дип әйтәбез, ул – киләчәк һөнәре. Ул күпмедер дәрәҗәдә тулы бер редакцияне алмаштыра алачак. Дизайнер, графист, хәбәрләрне эзләп, җыеп баручы да кирәк булмаячак. «Интертат» бу эшкә беренчеләрдән булып алынган, рәхмәт! «Татар-информ» киләчәктә башкаларны да бу эшкә өйрәтер дип уйлыйм», - диде Шамил Садыйков.
Клипның продюсеры, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әйтүенчә, нейроҗырлар хәзерге татар эстрадасы җырларына конкуренция тудыра икән, димәк, бу ул кешеләрнең үзләрен камилләштерү өстендә эшләмәүләренә бер күрсәткеч булып тора.
«Димәк, эстрада җырчылары, аранжировщиклар, композиторлар күңелләрен биреп эшләми. Татар эстрадасында андый җырлар бар. Нейрочелтәр – мөмкинлекләр дигән сүз. Мәсәлән, без клип төшерү өчен космик корабльне арендалый алмыйбыз. Ә нейрочелтәр ярдәмендә клипны космик корабль фонында да, шахта эчендә дә – җаның кайда тели, шунда төшереп була. Кайбер кешеләр нейрочелтәрдән курка, әмма ул кешеләргә мөмкинлекләр бирә. Нейрочелтәр дөньяны яулап алды, без аны күреп кенә бетермибез. Минемчә, төп максатыбыз – нейрочелтәрләргә кызыксынуны арттыру», - диде Рәмис Латыйпов.
Айнур Җамалетдинов клипны эшләү, әзерләү процессы турында сөйләп үтте. «Баштан клипка сценарий язарга кирәк иде. Сценарий язу өчен Chat GPT 4 кулланылды. Клип өчен роликлар Kling Ai белән генерацияләнде. Ләкин роликлар булдыру өчен башта рәсемнәр кирәк булды, моның өчен Flux Pro кулландым. Ул seeart сайтында, һәм Mistral Chat сайтында эшли. Җырны, клипны әзерләү өчен ике атна вакыт китте», - диде ул.
Рәмис Латыйпов әлеге клипны әзерләү өчен мең сум сарыф ителгәнен әйтте. «Кеше хезмәтен кертеп исәпләмәгәндә», - дип аңлатты ул.
«Сахамедиа» генераль директоры Виктор Колесов бу юнәлештә өч ел элек эшли башлаганнарын әйтте. «Без басма матбугатка нигезләнәбез, бу тел саклансын өчен дә кирәк. 10-15 елда ясалма фәһемне актив кулланачаклар, тәрҗемәче һөнәре бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Бүгенге көндә теләсә кайсы фильмны ясалма фәһем ярдәмендә онлайн татар теленә тәрҗемәдә карап була. Моның өчен аерым тәрҗемәчеләр студиясен булдыруның кирәге калмаячак. Балалар теләсә кайсы фильмны туган телдә карый алачак. Бу бик зур прогресс. Сезгә уңышлар телим!» - диде ул.
Ул фотоларның авторлык хокуклары буенча да проблема барлыгын искәртте.
«Хәзер без ясалма фәһем ярдәмендә фотоларны эшкәртәбез. Шуны да әйтеп үтәсем килә: күптән түгел ясалма фәһем ярдәмендә ролик тәкъдим ителгән иде. Ләкин кешеләр аны кабул итә алмады, чөнки алар өчен тарих, кеше – актерның булуы мөһим. Ясалма фәһем редакторы һөнәре киләчәктә бик популяр булыр һәм аңа ихтыяҗ булачак. Чөнки бу һөнәргә ия булган кеше мөхәррир дә, рәссам да, режиссер да була. Бер яктан, уңай яклары бик күп. Шулай ук, минуслары да бар. Ясалма фәһемне галәмгә очу белән тиңләп була: безне кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта куркыныч әйберләр көтәргә мөмкин», - диде Виктор Колесов.
Клипны тәкъдим итү кичәсендә журналистлар клипның авторларына сораулар бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз