news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамилә Әбләзова: «Кичке уен» фестивале төрле милләтләрне берләштерә

Рамилә Әбләзова: «Кичке уен» фестивале төрле милләтләрне берләштерә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кайбыч муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Әбләзова фикеренчә, Кайбыч районында үткәрелә торган «Кичке уен» этнофестивале төрле халыкларның дуслыгын ныгытучы һәм традицияләрне үсеп килүче буынга җиткерүче төп чараларның берсе булып тора.

«Кичке уен» дигәндә, аның исеме җисеменә килеп тора. Безнең районыбызда төрле милләт халкы яши. Татарларны гына түгел, «Кичке уен» – төрле милләтләрне берләштерә торган бәйрәм. Фестиваль ничек оештырыла дигәндә, Галия Кайбицкая музее буенда иң матур татар коллективлары җыелачак. Алар белән җырлашып, бәйрәмне матур итеп башлап җибәрәбез. Кайбыч районының үзәк урамын ябып, гармунчылар, төрле төбәкләрдән һәм районнардан килгән фольклор коллективлары, җырчылар белән үтәчәкбез», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Ул фестивальдә төрле милләт халкы катнашуын әйтте.

«Татарлар үзләренең моңлы җырлары белән бәйрәмне матур итеп башлап җибәрә, шуннан соң рус милләте кушыла. Матур итеп дуслык күпере ясап, «Зәлидә»не бииләр. Шуннан соң чувашлар кушыла. Чувашлар белән бергәләп дуслык күпере ясап, түгәрәккә басып, «Зәлидә»не биюне дәвам итәбез. Һәрбер милләт үзенең җырын җырлый, биеп Сабантуй мәйданына килә. Шуннан соң керәшеннәр белән бергәләп «Зәлидә» ясап, үзәк мәйданга юл алабыз. Анда инде халык җыелган була, һәр районны матур итеп, олылап каршы алалар. Тамашачылар да «Кичке уен»ны көтеп ала», – диде Рамилә Әбләзова.

Аның сүзләренчә, быелгы фестиваль программасына яңа форматтагы номерлар да кертелгән.

«Бу елны без төрле милләтләрнең биюләрен кертергә уйладык. Яңалык буларак, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты яшьләрен чакырып, бергәләп фольклор биюләрен матур итеп, яңартып, төрле милләт биюләре белән үреп барабыз. Халыкка кызыклы булсын дип, эстрада җырчыларын да чакырдык. «Кичке уен» форматы – ул инде үсеп килүче буынга да бер үрнәк булып торыр, чөнки фольклор җырларын, биюләрен балаларга үтемле итеп, дәрәҗәле итеп аңлатасыбыз, күрсәтәсебез килә. Мәдәният бүлеге җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре белән үсеп килүче буынга кабаттан бу җырларны, биюләрне яңарыш табып җиткерәсебез килә», – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук районның мәдәният бүлеге җитәкчесе фестивальнең географиясе киңәюен һәм Кайбыч районының юбилей елында кунакларны күпсанлы бүләкләр көтүен әйтте.

«Төбәкләр дуслыгы Чувашия Республикасы белән дәвам итә. Безгә Урмайдан килергә тиешләр. Марий Элдан күп кенә фольклор коллективлары һәм республикабызның районнары катнашачак. Унлап районны каршы алачакбыз: Кукмара, Биектау, Әтнә, Арча районнары һ.б. бик теләп килә. Кайбыч районына 35 ел тулу сәбәпле бик күп бүләкләр биреләчәк», – диде Рамилә Әбләзова.

news_right_1
news_right_2
news_bot