Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкын «Кичке уен» республика фестиваленә чакыралар
15 августта 15.00 сәгатьтә Кайбыч районында «Кичке уен» республика фестивале була. Бу хакта Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәгенең проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире Гүзәл Фәезова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында хәбәр итте.
«Кичке уен» бәйрәме 2015 елдан бирле үткәрелә. Ул татар, рус, чуваш авылларының борынгы традицияләренә нигезләнә. Элек-электән урамда, капка төпләрендә яшьләр һәм өлкәннәр җыелып, халык уеннары уйнаган, биегән, һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Район җитәкчелеге бу күркәм гадәтне фестиваль форматы итеп үткәрергә булды. Бүгенге көндә бәйрәм республика этнофестивальләр картасына кертелгән. Елдан-ел аның географиясе һәм кунаклары саны арта бара», – диде Гүзәл Фәезова.
Аның әйтүенчә, узган ел фестивальдә 2800гә якын тамашачы һәм катнашучы булган, быел аларның саны тагын да күбрәк булыр дип көтелә.
«Катнашучы коллективлар исемлеге дә арта. Чарага Марий Элдан, Чувашиядән һәм башка төбәкләрдән иҗат коллективлары киләчәк. Шуңа күрә «Кичке уен»ны хәзер республика гына түгел, төбәкара фестиваль дип тә атыйбыз», – диде Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәгенең проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире.
Фестиваль программасында төрле интерактив мәйданчыклар, бәйгеләр, балалар зонасы һәм фотозоналар, бию баттлы бар. Оештыручылар барлык республика халкын һәм кунакларны әлеге бәйрәмгә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз