news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Төхвәтуллин үзенең иҗатына йогынты ясаган остазын атады

«Резедә Ганиева беркайчан да дорфа булмады, авыр сүзләр әйтмәде. Шәкертләренә дә шәхес итеп карады», - диде ул.

Рамил Төхвәтуллин үзенең иҗатына йогынты ясаган остазын атады
Рамил Гали/архив

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резедә Ганиеваны иҗат тормышына йогынты ясаган галим икәнен әйтте.

«Мин дә Резедә апаның шәкерте идем. Ул һәрдаим безнең күңелдә. Мин аны еш искә алам. 1987 елда Казан дәүләт университетында имтихан тотканда язганнарымны җайлап кына төзәтә иде. Шулай итеп, телне үзләштердем, әдәбиятка кереп киттем», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда «Әдәбият фәне маягы» дигән әдәби-музыкаль кичәдә.

Аның фикеренчә, 1990 еллар «демократиянең бөреләнеп килгән чаклары» татар халкына зур файда китергән. «Беренче чиратта, Гаяз Исхакый иҗаты кайтты. Аның «Зиндан» дигән беренче җыентыгын көн-төн укыдык, әсәрләренә мөкиббән киттек. Бигрәк тә «Зөләйха» әсәренә. Берничә ел үткәч, Гаяз Исхакый иҗатын тулаем өйрәндем. «Зөләйха» әсәре 2005 елда фильм буларак дөнья күрде. Аның белән хәзер дә кызыксыналар», - диде ул.

Рамил Төхвәтуллин Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» дигән әсәре буенча диплом эше язганын әйтте.

«Зыялы гаилә, зыялы нәсел. Тыйнаклык, сабырлык, таләпчәнлек белән аерылып торалар. Сөйкемлелек тә, катгыйлык та бар. Резедә апа беркайчан да дорфа булмады, авыр сүзләр әйтмәде. Шәкертләренә дә шәхес итеп карады. Резедә апа белән Зөфәр абыйга рәхмәтлемен», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100