news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Курамшин белән хушлашу иртәгә Мәрҗани мәчете янында була

«Мәшһүр музыкант, үз васыяте буенча, Түбән Новгород өлкәсендә – туган авылында җирләнәчәк», - диде Рифат Фәттахов.

Рамил Курамшин белән хушлашу иртәгә Мәрҗани мәчете янында була
Солтан Исхаков/архив

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин белән хушлашу иртәгә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчете янында 11.00 сәгатьтә була. Музыкантка быел 75 яшь тулган иде.

«Бүген вафат булган халык артисты Рамил Курамшин белән хушлашу иртәгә була. Мәшһүр музыкант, үз васыяте буенча, Түбән Новгород өлкәсендә – туган авылында җирләнәчәк», – дип язган социаль челтәрдә Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Рамил Курамшинның «Интертат»ка биргән соңгы интервьюсы: Рамил Курамшин: «Мин бит әле хәзер дә сәхнәгә чыгып уйнарлык хәлдә идем»

  • Курамшин Рамил Сөләйман улы – Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор. 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылында туган.Казанның музыка училищесында укый, аны 1968 елда тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянда уйный, 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли.
  • Укыган елларда ук Рамил Курамшин баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога барып уйный. 200дән артык җырлары билгеле.«Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон» һәм «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.
  • Училищеның 2 курсын тәмамлаганда, ул радиодан чыгышлар ясый башлый. Баян өчен үзе язган пьесаларны, татар халык көйләрен эшкәртеп уйный: «Баян өчен пьеса», «Шаяру», «Концерт пьесасы», «Төймә», «Карабай», «Җыен көе». Укыган елларда ук төрле концертларда Фәхри Насретдинов, Идеал Ишбүләков, Рәйсә Билалова, Венера Шәрипова, Хәдичә Гыйниятова, Әлфия Галимова, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова кебек җырчыларга да уйнарга туры килә.
  • Аның баян өчен язган күпсанлы пьесалары музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә башкарыла, «Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы» кысаларында яшь башкаручылар тарафыннан яңгырый.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100