news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баянчы Рамил Курамшин вафат булган

Музыкантка быел 75 яшь тулган иде.

Баянчы Рамил Курамшин вафат булган
Владимир Васильев

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин вафат. Бу хакта социаль челтәрдә Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итә.

«Кайгылы хәбәр. Рамил Курамшин вафат», – дип язган Рифат Фәттахов.

«Рамил абыйның рухы шат булсын. Оста кеше иде. Күңелләребездә моңлы гармун уйнавы һәм түбәнчел шәхсияте белән мәңгегә калачак», – дип кайгы уртаклашкан Финляндиянең имамы Рамил Беляев. «Рамил абыйның урыны оҗмахта булсын», – дигән Татарстанның атказанган артисты Нурзадә.

  • Рамил Курамшин: «Мин бит әле хәзер дә сәхнәгә чыгып уйнарлык хәлдә идем»
  • Курамшин Рамил Сөләйман улы – Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор. 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылында туган.Казанның музыка училищесында укый, аны 1968 елда тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянда уйный, 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли.Укыган елларда ук Рамил Курамшин баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога барып уйный. 200дән артык җырлары билгеле.
  • «Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон» һәм «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.
  • Училищеның 2 курсын тәмамлаганда, ул радиодан чыгышлар ясый башлый. Баян өчен үзе язган пьесаларны, татар халык көйләрен эшкәртеп уйный: «Баян өчен пьеса», «Шаяру», «Концерт пьесасы», «Төймә», «Карабай», «Җыен көе». Укыган елларда ук төрле концертларда Фәхри Насретдинов, Идеал Ишбүләков, Рәйсә Билалова, Венера Шәрипова, Хәдичә Гыйниятова, Әлфия Галимова, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова кебек җырчыларга да уйнарга туры килә.Аның баян өчен язган күпсанлы пьесалары музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә башкарыла, «Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы» кысаларында яшь башкаручылар тарафыннан яңгырый.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100