Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамил Беляев: Финляндиядә Коръәнне беренче булып фин теленә татар кешесе тәрҗемә иттергән
«Зиннәтулла Имаметдинов халыкны Коръәннең тәрҗемәсе белән таныштырырга теләгән», - диде хәзрәт.
Финляндия мөселманнары җәмгыяте имамы Рамил Беляев татар сәүдәгәре Зиннәтулла Имаметдинов беренче булып Финляндиядә Коръәнне фин теленә тәрҗемә итүне оештырганын әйтте.
«Финляндиядә яшәүче сәүдәгәр Зиннәтулла Имаметдинов сәүдәгәрлек белән берлектә дини мәсьәләләргә дә игътибар биргән, халыкны Коръәннең тәрҗемәсе белән таныштырырга теләгән. 1940 елның башында ул Финляндиянең лютеран чиркәвендә эшләүче Георг Пименов дигән кеше белән таныша. Аннан Коръәнне тәрҗемә итүне үтенә», - диде ул Татарстан Милли китапханәсендә «Коръән бастыруның заманча тенденцияләре» темасына багышланган дискуссиядә.
Аның әйтүенчә, Георг Пименов Коръәнне инглиз теленнән Йосыф Али тәрҗемәсеннән фин теленә тәрҗемә итә башлый. Тәрҗемә 1942 елда тәмамлана һәм 1943 елда басылып чыга. «Озак еллар Финляндиядә Коръәннең башка тәрҗемәләре булмаган. Аннан соң гарәп теленнән фин теленә тәрҗемә иткән фин кешеләре дә булган», - диде ул.
Рамил хәзрәт әйтүенчә, Финляндиядәге кешеләр Коръәннең эчтәлеге белән таныша алган. «Ул бай һәм матур тел белән тәрҗемә ителгән», - диде ул.
Рамил Беляев Зиннәтулла Имаметдиновның Финляндиягә килеп эләгү тарихын да әйтте. «1916 елда ул Уфага барып, Диния нәзарәтендә имтихан биргән һәм шуннан соң аңа «указлы мулла» дигән кәгазь тапшыралар. Аны Выборг шәһәренә имам буларак җибәрәләр. Ул анда озак тора алмый, чөнки сугыш башлана һәм Финляндиянең Тампере шәһәренә күчеп китә. Актив рәвештә Финляндиядә төрек халык мәктәбен булдырырга тырыша. Татар мәктәбенең күчермәсен Финляндиядә булдырырга теләгән», - ди ул.
“Финляндиянең фән, дин тарихында милләттәшләребезнең эзе зур. Ул әле тулысынча өйрәнелмәгән, аңа тулаем бәя бирелмәгән. Киләчәктә ул бушлыкны тутырырбыз, милләтебезнең өлеш кертүен киңрәк мәйданга чыгарырбыз дип өметләнәм”, - диде Рамил хәзрәт чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз