news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Беляев: Коръән бастырган Хәсән Хәмидулланың мирасын бүген дә кулланабыз

«Ул бастырган китаплар берничә дистә, шуңа күрә дә аның мирасы кыйммәтле», - диде хәзрәт.

Рамил Беляев: Коръән бастырган Хәсән Хәмидулланың мирасын бүген дә кулланабыз
Зилә Мөбәрәкшина

Финляндия мөселманнары җәмгыяте имамы Рамил Беляев Коръәннең Казан басмасын яңадан үз акчасына бастырып чыгарган Финляндия татары, җәмәгать эшлеклеме Хәсән Хәмидулланың мирасын бүген дә куллануларын әйтте.

«Икенче Бөтендөнья сугышындагы әсирлеккә калган татарлар өчен Финляндиядә яшәүче Хәсән Хәмидулла Казанда басылган Коръәнне яңадан үз акчасына өч мең данә белән бастырган булган. Шуның бер нөсхәсе Татарстан Милли китапханәсендә бар. Аның мирасын без бүгенгәчә кулланабыз», - диде ул Татарстан Милли китапханәсендә «Коръән бастыруның заманча тенденцияләре» темасына багышланган дискуссиядә.

Рамил хәзрәт әйтүенчә, Хәсән Хәмидулла ул басманы әсирләргә тараткан. «Шулай итеп, әсирлектә калган татарлар да үзләренең диненнән китмәсен, аларның Коръән укырга форсаты булсын дип, изге эш башкарган», - ди ул.

«Аның иҗаты бик киң. Ул Коръән укыр өчен һәфтиякләр, әлифбалар, төрле милли әдәбиятны бастырган. Ул бастырган китаплар – берничә дистә, шуңа күрә дә аның мирасы кыйммәтле», - дип бәяләде ул.

Рамил Беляев Финляндиядә татар һәм фин телендә Хәсән Хәмидулланың «Ник алай?» дигән китабы басылуын да искәртте. «Ул анда үзенең тормышы турында яза. Аның тормышы гаҗәп үзенчәлекле», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100