Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ралия Фәтхетдинова: Дания Гайнетдинова Журналистлар берлегендә 45 ел торды

Татарстан Журналистлар берлегенең Ветераннар советы рәисе, Журналистика тарихы музее директоры Ралия Фәтхетдинова әйтүенчә, язучы, журналист, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинованың ТР Журналистлар берлегендә торуына 45 ел тулган булган.
«Мин Дания Гайнетдинованың «Күкләр белән сөйләшү» дип исемләнгән фотокүргәзмәсе Журналистлар союзында булсын өчен 3 ел чиратта тордым. Без аны Дания Заһретдиновна белән гыйнвар аенда биредә ясарга уйлап йөри идек. Дания Гайнетдинова Журналистлар берлегендә 45 ел торды. Ул берлегебездә иң актив эшләгән әгъзаларыбызның берсе иде. Ләкин исән чагында күргәзмәне куеп өлгермәдек. Бүгенге истәлекле кичәбез аның өчен дога булып ирешсен», – диде ул.
Чарада ТР Фотографлар берлеге вәкилләре дә катнашты һәм фоторәссам буларак сәләтле булуын билгеләделәр. танылган фотограф, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Гали Гайнетдинова белән таныш булуын әйтте һәм хатирәләрен яңартты.
«Дания Заһретдиновна белән 4-5 ел элек таныштык. Эшләре белән фотокүргәзмәләрдә катнашырга теләк белдерде һәм катнашты. Фоторәссам буларак та үзенең талантын ачты. Ул шул ук вакытта бик оста һәм үз эшен яраткан радиожурналист булды», – дип искә алды ул.
«Мин кызганычка каршы Дания Гайнетдинованы шәхсән белмәдем. Әмма аның чын талантлы шәхес булуына сокланам. Минем уйлавымча, Дания ханым калдырган мәдәни мирасны саклау мөһим. Без үзебезнең берлектә дә музей ясыйбыз һәм бәлки, фотокүргәзмәләренә дә урын табылыр, дип өметләнәм», – дип ассызыклады ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова.
Кичәдә шулай ук Казандагы Абдулла Алиш исемендәге гимназия укучылары, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нурлы башкаруында мәрхүмә язган шигырьләр яңгырады. Тәрҗемәче Фатыйх Котлы Төркия музыка коралында уйнап, төрекчә җырлар башкарды. Кичәне «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясеннән Раил Садри алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз