news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистлар берлегендә Дания Гайнетдиновага багышланган хәтер кичәсе булды

Татарстан журналистлар берлегендә Дания Гайнетдиновага багышланган хәтер кичәсе булды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан журналистлар берлегендә язучы, журналист, рәссам, фотограф Дания Гайнетдиновага багышланган «Гомер чишмәсе» дигән хәтер һәм кадер кичәсе үткәрелде. Чара ачылышында иң беренче булып «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдус Гыймалтдинов сүз алды.

«Дания апабызны искә алу мәҗлесенә җыелып килүегез өчен зур рәхмәт. Чыннан да шундый шәхесләр була! Алар бәрелеп-сугылып та йөрмиләр, берни дауламыйлар да. Ябык ишекләргә дә дөбер-шатыр шакымыйлар, алар тыныч кына үзләренең эшен эшләп йөриләр. Нәкъ шундый кешеләр җир шарын әйләнергә, туктамаска мәҗбүр итә. Дания апа да минем хәтеремә шундый кеше булып кереп калды. Ул бик сабыр, тыныч иде. Шул ук вакытта киңкырлы, берничә юнәлештә иҗат итте. Радиоспектакльләрне дә, балалар тапшыруларын югары дәрәҗәдәге осталык белән әзерләде», – диде Фирдус Гыймалтдинов.

Шулай ук ул мәрхүмәне милләтнең асыл затларының берсе булуын ассызыклады.

«Дания Гайнетдинованың безнең арадан китүе зур югалту булды. Хөрмәтле хезмәттәшебез вафат булгач та, без ул эшләгән проектларны, тапшыруларны бүлештек. Ә ул аларны үзе генә алып барды. Дания апа бик җор телле кеше иде. Аның әдәби-мәдәни мирасы бай. Ул милләтнең асыл затларының берсе», – дип сөйләде Гыймалтдинов.

Чарада Дания Гайнетдинованың якыннары, хезмәттәшләре, якташлары һәм мәктәп укучылары катнашты. Кичә җыр-моң, шигърият һәм истәлекләр белән аралаштырып алып барылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100