news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Садриев татар театры артистына мактаулы исем алудагы каршылыклар турында сөйләде

Буа театрында ике генә артистның мактаулы исеме бар.

Раил Садриев татар театры артистына мактаулы исем алудагы каршылыклар турында сөйләде
Солтан Исхаков

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Раил Садриев театр артистларына мактаулы исемнәр бирелү тәртипләрен тәнкыйтьләде. Бу хакта ул театрның Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Мактаулы исем алу өчен татар артистлары алдына катлаулы барьерлар куелган. Театр артистына 10 ел эшләгәч кенә исем бирелә ала. Артистка мактаулы исемне таланты ачылган яшь чагында бирергә кирәк. Югыйсә, безнең артистлар 60 еллыкка гына исемле була ала”, - диде ул.

“Безнең Гөлзада Камаретдинова 10 ел эшләгәч алды, халык артисты булы өчен аңа тагын 10 ел көтәргә кирәк. Ә Россиянең атказанган артисты булырга тагын 10 ел кирәк”, - дип мисал китерде Раил Садриев.

Ул үземә атказанган артисты исеме Идел аръягында театр ачкач, батырлык өчен бирелгәндер дип фаразлады. Тагын 10 елдан соң халык артисты исемен алуын искәртте.

Раил Садриев әйтүенчә, рус телендә уйнаган Россия театры артистлары өчен мондый каршылыклар юк – алар турыдан-туры Россиянең атказанган артисты исеменә ия була алалар. “Мактаулы исемнәр бирелү аралыгы 5 елга калдырыkса яхшы булыр иде”, диде ул.

“Безнең артистларга дөнья буйлап татар телендә спектакльләр уйнап йөри. Тәгәрмәч өстендәге театр артистларының фидакарь хезмәте күренсен иде”, - дип нәтиҗә ясады Буа театрының сәнгать җитәкчесе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100