news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры карантинга кереп халыкара фестивальгә бара алмый калган

Раил Садриев театрның пандемия шартларындагы тормышы турында сөйләде.

Буа театры карантинга кереп халыкара фестивальгә бара алмый калган

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры артислары авырып китү аркасынңа халыкара фестивальгә бара алмыйча калган. Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев һәм театр артистлары “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә бүгенге шартлардагы театр тормышы һәм гастрольләр турында сөйләделәр.

“Без “Артмиграция” фестиваленә дә бара алмыйча калдык. Билетлар алынган, программа төзелгән, багаж да төялгән иде. Әмма авырып карантинга кердек. Мин җитәкче буларак, коллективны алып чыгып китмәдем. Шулай килеп чыкты”, - диде Раил Садриев. 

Ул Буа театрының Казан гастрольләре вакытында артистларның берәрсе авырып киткән очракта аның ролен икенчесе уйнарга әзер торуын әйтте.

“Ковид темасы безнең баштан үтте инде. Безнең спектакльләрдә икенче состав юк. Чөнки артистлар җитми, берничәсе авырып та китте. Ләкин безнең артистларыбыз өчәр рольгә керә ала, кирәк була калса. Дублерсыз рольләрне алыштыра алалар”, - диде Раил Садриев. 

“Бөтенебез антитәнчекле инде. Без күп тикшеренүләр үттек”, - дип нәтиҗә ясады ул бу темага.

  • Буа театрының Казан гастрольләре 12-20 октябрьдә уза. Спектакльләр биш мәйданчыкта үткәреләчәк. Гастрольләр Тинчурин театрында “Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган “Тормыш җыры” спектакле белән ачыла. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100