news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры Казанга гастрольләргә килә

Гастрольләре 12-20 октябрьдә уза һәм спектакльләр биш мәйданчыкта күрсәтеләчәк.

Буа театры Казанга гастрольләргә килә
Солтан Исхаков

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры Казанга гастрольләргә килә. Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев һәм театр артистлары “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә бүгенге шартларда театрның яшәеше һәм гастрольләр турында сөйләделәр.

“Без сигез көнгә килергә җыендык. Сигезе дә килеп чыгармы – белмим, әмма без әзер. Билетларыбыз сатыла. Ниятләребез тормышка ашсын иде инде”, - диде Раил Садриев.

Буа театрының Казан гастрольләре 12-20 октябрьдә уза. Спектакльләр биш мәйданчыкта үткәреләчәк. Гастрольләр Тинчурин театрында “Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган “Тормыш җыры” спектакле белән ачыла.

Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Бәхеткә юл кайдан” дүрт мәйданчыкта күрсәтелә. Болар – Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе, Кариев театры, “Юность” мәдәният сарае һәм Лаеш районына караган Габишево авылы мәдәният йорты.

Кариев театрында театрның рус телендә куелган ике спектакле дә күрсәтеләчәк. Болар – И.С.Тургеневның “Муму” хикәясе буенча куелган “Барыня” спектакле һәм И.Вырыпаев пьесасы буенча куелган “Иран конференциясе”.

Тамашаларның берсе “Самовар янында” дип атала. Бу - Буа театры артистларының татар эстрада артистлары катнашындагы концерты. Аның 14 октябрьдә булуы Раил Садриевның туган көне булуын да күздә тотып билгеләнгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100