news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Җәмигъ мәчете проектында милли архитектура традициясе юк

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Җәмигъ мәчете проектында милли архитектура традициясе юк
Салават Камалетдинов

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло тәкъдим иткән проектта милли архитектура традицияләре исәпкә алынмаганын әйтте.

«Проект модерн стильдә эшләнгән. Карап торуга аны матур дип әйтергә була. Мисал итеп, тагын шуңа охшаш мәчет проектлары Австралия, Словения, Германиядә бар, диделәр. Әмма ул илләрдә күп гасырлык мөселман архитектура традицияләре юк. Безнең Болгар дәүләте чорыннан – IX-X гасырлардан башлап үзебезнең архитектура традицияләре бар. Казанда бер дигән матур мәчетләр эшли. Шуңа күрә яңа мәчет – модерн стилендә булса да, анда шушы үзенчәлекләр чагылырга тиеш», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рәфыйк Мөхәммәтшин Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, архитекторлар тәкъдим иткән Җәмигъ мәчете урынын уңышлы дип саный.

«Ул бик киң урын. Шәһәр уртасында бүген зур мәчет төзү - проблема. Казанда 80 мәчет, мәчет янында машина куярга урын юк, урын җитми. Җәмигъ мәчете төзеләчәк Адмирал бистәсендә инфраструктура ягыннан бик күп проблемалар хәл ителәчәк», - диде ул.

Аның әйтүенчә, архитекторларның чыгышларында: «Без сезнең традицияләрне өйрәндек, бик матур архитектура мәктәбе бар икән», - дигән сүз яңгырамаган. «Милли, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алмыйча мәчет төзү дөрес булмас иде. Бу әле проектның башы гына. Алга таба идеяләр тормышка ашар. Милли архитектура «фишкасы» килеп чыгар дип уйлыйм», - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

«Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло тәкъдим иткән проект нигез итеп алына, әмма ахыр чиктә ул проект нинди булыр – әйтүе кыен», - диде Россия ислам институты ректоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100