news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Җәмигъ мәчете проектын йөз процент кабул итәм дип әйтә алмыйм

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Җәмигъ мәчете проектын йөз процент кабул итәм дип әйтә алмыйм
Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете проектына үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный.

«Проект заманча эшләнгән. Төрле фикерләр яңгырады. Үзгәрешләр кертергә кирәк дип уйлыйм. Хәзерге вакытта бу проектны йөз процент кабул итәм дип әйтә алмыйм», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Камил хәзрәт Җәмигъ мәчете урынында 15 гектар мәйдан барлыгын әйтте. «Киләчәктә тагын биш гектар җир булыр дип ышандырдылар. Мәчет шәһәргә кергәндә бик яхшы күренеп торачак. Ул бик уңайлы урын. Проектка килгәндә, бу әле күзаллау гына. Киләчәктә эшче төркем булдырылачак. Безнең татар каллиграфлары, тарихчыларыбыз бар. Киңәшмәләр уздырачакбыз. Белгечләрнең фикерләренә таяначакбыз», - диде ул.

Аның әйтүенчә, үзәк мәчетнең шәһәр кырыенда урнашкан очраклар бар. «Мәсәлән, Махачкалада лимонад заводы урынында үзәк мәчет төзеделәр, анда кунакханә, парк, һава сулар өчен урын, яңа фатирлар бар. Хәзер ул урын шәһәрнең үзәгенә әйләнде. Яисә Абу-Дабидагы Шәйх Зәед мәчете. Ул кеше яши торган урыннан ерак урнашкан. Астанадагы мәчет тә шулай ук. Шәһәр кырыенда булса да, аның янына машина яки шәһәр транспорты белән килеп җитеп була», - диде ул.

«Без шуны аңларга тиеш: үзәк мәчет күп кеше намаз укый алырлык мәчет булырга тиеш. Әйтик, бәйрәм намазлары вакытында. Үзәк мәчет кайда урнашса да, бөтен кешегә дә анда барып җитү уңайлы булыр дип әйтеп булмый. Казанда инде 80 мәчет эшли. Шуңа күрә һәркем үз тирәлегендәге мәчеткә биш вакыт намазын укырга йөри. Теләк була икән, үзәк мәчеткә дә барып җитеп булачак», - диде Татарстан мөфтие.

Җәмигъ мәчете проектын эшләүче архитекторлар Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло Җәмигъ мәчетенең мөнбәре, михрабын әле тәкъдим итмәде. «Ай, мөнбәр, михраб турында фикерләребез булыр әле», - дип өстәде Камил хәзрәт.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тәкъдиме буенча, элекке «Кырлай» паркы урынында ислам динен кабул итүгә 1100 ел паркы булачак. «Бу урында намаз кылыр өчен кечкенә мәчет тә булса иде, дигән фикеребезне әйттек. Чөнки узган ел нигез ташын куйдык, аны болай гына калдырып булмас», - диде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100