news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфкать Бикчәнтәевнең бертуганы искә ала: Ул килеп керсә, йорт эче үзгәреп китә иде

Рәфкать Бикчәнтәевнең бертуганы искә ала: Ул килеп керсә, йорт эче үзгәреп китә иде
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, актер, режиссер, рәссам Рәфкать Бикчәнтәенең бертуганы Флера Бикчәнтәева истәлекләре белән уртаклашты. Ул Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортына абыйсы исеме бирелү тантанасында катнашты.

«Без гаиләдә 7 бала үстек, мин – иң кечкенәсе. Бертуганнарымның барысы да мәрхүм инде, мин генә калдым. Без каникулларда авылга кайта идек. Рәфкать кечкенәдән иҗатка тартылды.Ул өйдә дә гел артист булды. Безнең балалар аны бик яратты, көтеп кенә торалар иде, чөнки ул килеп керсә, йорт бөтенләй үзгәреп китә иде. Гел көлешү, уйнау булыр иде. Күңелле кеше иде, туганнарны хөрмәт итеп яшәде, хезмәт яратты», – дип искә алды ул.

Ул театрда абыйсына ярдәм иткән вакытларны икә алды. «Ул радиокомитетта эшләгән вакыт, пьеса куя. Мин Һиндстанда булып кайткан идем. «Син миңа кирәк», – диде. Пьесада һинд тематикасы да булган. шунда ярдәм иткән идем, костюмер булдым дисәк тә була. Актерларга ничек киенәсен күрсәткән идем, хәрәкәтләр дә өйрәттем», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100