news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев Түбән Бәрәскә мәдәният йортына әтисе исеме бирелү турында: Гаилә бәйрәме

Фәрит Бикчәнтәев Түбән Бәрәскә мәдәният йортына әтисе исеме бирелү турында: Гаилә бәйрәме
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортына ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, актер, режиссер, рәссам Рәфкать Бикчәнтәев исеме бирелде.

Рәфкать Бикчәнтәев улы, Камал театрының баш режиссеры, Фәрит Бикчәнтәев бу вакыйга турында «гаилә бәйрәме» диде.

«Бу көнгә без күңелебез белән күптән әзер идек. Әтигә 100 ел булу уңаеннан бу эшкә керештек. Барысы да бик тиз эшләнелде, киртәләр булмады. Без бүген аш уздырдык. Бу - туганнар җыелган көн», - дип сөйләде ул.

Ленин исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин тантананы ачты.

«Безнең авылдан чыккан сәнгать өлкәсендәге бөек шәхесләр бик күп. Рәфкать абый Бикчәнтәев алар арасындагы иң якты йолдыз. Ул - кыска гомере эчендә театр сәнгате өчен күп эшләр башкарган кеше. Кызганыч, исән вакытында кадерен белеп бетерә алмадык, аның шәхесе еллар үткән саен ачыла гына бара. Улы Фәрит, әтисенең эшен дәвам итеп, көчле җитәкче булды. Кызганыч, Наилә апа Гәрәева бу көнне күрә алмады. Ул бик көтте, планнар корды, сценарийлар язды, тик бу шатлыклы көндә безнең арада була алмады», - дип сөйләде ул.

Ул Камал театры җитәкчелегенә, район хакимиятенә рәхмәт әйтте.

Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов районда Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Самат Шакир, Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөрткән оешмалар булуын искәртте.

«Әтнә ягы бөек шәхесләр биргән. Аларның исеменәрен, хезмәтләрен мәңгеләштерү безнең алда торган иң зур бурычларның берсе. Дөрестән дә, мәдәният йортына исем бирү безнең өчен зур горурлык, икенче яктан - җаваплылык. Рәфкать абый татар халкына ничек хезмәт иткән булса, мәдәният йорты да республикабызга шулай хезмәт итәр дип ышанам», - диде ул.

Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова да җаваплылык артуын ассызыклады. «Рәфкать абый киң кырлы шәхес булган. Мәдәният йортына аның исеме бирелү – зур горурлык, шул ук вакытта җаваплылык та. Тагын да тырышып эшләргә дигән теләктә калам», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рәфкать Бикчәнтәев 1924 елның 10 февралендә Түбән Бәрәскә авылында туган. Аннан гаилә Казанга күченеп китә. Ул 1975 елның 27 гыйнварында Казанда вафат булган. Камал театрында куелган спектакльләре:

  • «Беренче мәхәббәт»
  • «Рәхим итегез!»
  • «Кайда соң син?»
  • «Күк капусы ачылса» (Хәй Вахит)
  • «Җиргә тапшырылган серләр» (Аяз Гыйләҗев)

Аның театрдагы рольләре:

  • Әпсәләм — «Беренче мәхәббәт»
  • Марс — «Рәхим итегез!»
  • Гайфи — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит)
  • Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал)
  • Нигъмәтҗан — «Гөлҗамал»
  • Абдулич — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт)
  • Мочтак — «Чаткылар» (Т.Гыйззәт)
  • Исак — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш)
  • Кәрим — «Җиргә тапшырылган серләр» (А.Гыйләҗев)
  • Николино — «Бәйрәм кичендә» (Эд. де Филиппо)
  • Җантай — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) һ.б.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100