news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис хәзрәт Сәйфуллин: Коръәннең татарча тәфсирен Брайль шрифтында бастырырга ниятлибез

Рафис хәзрәт Сәйфуллин: Коръәннең татарча тәфсирен Брайль шрифтында бастырырга ниятлибез
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен – тәфсирен Луи Брайль шрифтында бастырып чыгарырга ниятләүләрен әйтте.

«2024 ел «Ярдәм» мәчетендә Коръән елы дип билгеләнде. Без ун елдан артык Луи Брайль шрифты буенча Коръән бастырабыз. Коръәнне төрле төбәкләргә җибәреп торабыз. Брайль шрифты күбрәк рус һәм татар телләрендә таралган. Узган ел без Татарстан Диния Нәзарәте рус теленә тәрҗемә иткән Коръәннең тәфсирен Луи Брайль шрифтына күчереп, бастыра башладык. Быел без Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен - тәфсирен Луи Брайль шрифтына күчереп, бастырып чыгарырга ниятлибез», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Рафис хәзрәт Сәйфуллин әйтүенчә, быел Коръәнне бастыру санын арттырачаклар. «Дини китапларны Брайль шрифты буенча бастыру эше алып барылмый диярлек. Шуңа күрә «Ярдәм» фондының эше бүгенге көндә бик кирәкле. Соңгы арада ун данәне Чечняга, ун данәне Дагыстанга, биш данәне Башкортстанга җибәрдек. Китаплар күрмәүчеләр китапханәләренә таратыла. Мәсәлән, биш кенә китап Башкортстанга бик аз, безгә иллене җибәрергә кирәк. Күрмәүче кешеләр Коръәнне укый башлар һәм Коръәннең тирән мәгънәсенә төшенер, дигән ниятебез бар», - ди ул.

«Ворд форматыннан Брайль шрифты форматында бастырып чыгару бик четерекле, җитди мәсьәлә. Моны күрмәүчеләр генә эшли ала. «Ярдәм» фондында Фәнис хәзрәт Миңгәрәев кебек белгечләр бу текстны укып чыгарга, хаталарны тикшерергә тиеш була. Брайль шрифтын белмәгән кеше бу эшкә тотына алмый, шуңа күрә бу эш берничә айга сузылырга мөмкин. Быел бастыра башларбыз дип өметләнәм», - диде «Ярдәм» мәчете имамы.

Битараф булмаган һәр кеше бу эшкә үз өлешен кертә алачак. «Үзегезнең исемнән яки вафат булган якын кешеләрегез исеменнән Коръәнне бастыру эшендә катнаша аласыз. Шулай итеп, сезгә савап булачак», - дип аңлатты ул.

«Узган елның ноябрендә Сөләйман мәчете ачылды, без аңа зур өметләр баглыйбыз. Анда пансионат ачарга ниятлибез, ул «Сөләйман» пансионаты дип аталачак. Без анда балаларны, яшьләрне җыеп, Коръән сүрәләрен өйрәтербез, ятлатырбыз, мәгънәләрен төшендерербез дип уйлыйм», - дип өстәде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100