news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Исмәгыйлев: Рамазан аенда «Ярдәм» мәчете 1,5 мең кешегә ифтар оештырачак

Илһам Исмәгыйлев: Рамазан аенда «Ярдәм» мәчете 1,5 мең кешегә ифтар оештырачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев фондның узган елдагы эшләренә йомгак ясады һәм быел Рамазан аенда ифтар үткәрү турында сөйләде.

«Тормыш юлы» акциясе кысаларында мохтаҗлар көндез кайнар аш белән тәэмин ителде. Узган ел 40 мең өлеш (порция) таратылды. Рамазан аенда авыз ачу, ифтарларда көн саен мең кеше төрелгән ризык (ланч-бокс) алды. 500гә якын кеше фонд залларында авыз ачты. Быел Рамазан аенда 1550 кешегә ифтар оештырачакбыз. Мең ланч-бокс әзерләнәчәк, 500 кешене «Ярдәм» мәчете территориясендә ифтарга чакырырга уйлыйбыз», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, ел дәвамында 200гә якын инвалид тернәкләнү курсларын узган. «Йөрәк белән күрү һәм ишетү», «Сөйли торган куллар», «Бер-беребезгә терәк булыйк» кебек проектларда күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, начар күрүчеләр һәм начар ишетүчеләр, терәк-хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле кешеләр тернәкләнде. Сәламәтлеге чикле (инвалид) балалар һәм аларның ата-аналары өчен махсус лагерь оештырылды», - диде ул.

«Күптән түгел Сөләйман мәчете ачылды. Хәзерге вакытта без әлеге мәчеттә халыкка, шул исәптән сәламәтлеге чикле булганнар өчен, Коръән укырга өйрәтү дәресләрен башлап җибәрү турында уйлыйбыз. Сөләйман мәчете республика күләмендә ислам үзәгенә әйләнер дип өметләнәбез», - диде Илһам Исмәгыйлев.

Шулай ук, хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен ел дәвамында биш миллион сум чамасы ярдәм оештырылган. «Ашамлыклар, көндәлек кирәкле әйберләр, УАЗ машинасы, генераторлар, мичләр, радиостанцияләр, йокы капчыклары, махсус җиһазлар тапшырылды. «Дан» инклюзив спорт комплексында узган ел 38 чарада 3500 кеше катнашты. 500 чамасы инвалид түләүсез шөгыльләнә», - диде «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды президенты.

«Кайбер проектлар даими иганәчеләребез, ярдәмчеләребез белән бергә башкарыла. Әйтик, ай саен ялгыз калган карт кешеләргә 30 данә ашамлыклар тупланмасы таратыла. 50 ашамлык сертификаты балалар йортларыннан чыккан яшь ятимнәргә тапшырыла. Луи Брайль буенча күрмәүчеләргә 200гә якын Коръән һәм Тәфсир басылып таратылды. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илчелеге, аерым шәхесләр ярдәм итте», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100