news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фонды журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина исемендәге премия булдырырга җыена

«Ярдәм» фонды журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина исемендәге премия булдырырга җыена
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина премиясен тапшырачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.

«Аның якты истәлеген хөрмәт итеп, үрнәк итеп, «Ярдәм» фонды журналистлар өчен Әдиятуллина премиясен оештырырга булды. Бу бүләк журналистика кырында әдәп-әхлак кагыйдәләрен саклауны күзаллый. Ул биш төрле юнәлештә тапшырылачак: ТВ-тапшыру, радио-тапшыру, ТВ-яңалык, репортаж; басма матбугатта мәкалә; интернет-матбугатта басма», - диде Казан шәһәре Думасы депутаты, «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды вице-президенты, укыту-реабилитация үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова.

Әлмирә Әдиятуллина 2021 елда вафат булды, быел июль аенда аңа 86 яшь тулыр иде. «Журналистика ветераны соңгы дистә елын «Ярдәм» карамагында үткәрде. Фонд аның йорты булды. Бездә ул иҗат, иҗтимагый эш белән шөгыльләнде. Соңгы ике ел урын өстендә ятты. «Ярдәм» аны һәм караучысын ризык, дарулар, кирәк-ярак белән тәэмин итеп торды. Ул - журналистика легендасы», - диде Мәликә Гыйльметдинова.

Оештыручылар әйтүенчә, материаллар ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр, гамәлләр турында булырга, яхшылыкка өндәүче киңкырлы темаларны үз эченә алырга тиеш. «Премиянең суммасы 1 февральдә билгеле булачак. Эшләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә», - диде «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды вице-президенты. Ул катнашучыларның дине, милләте, яше буенча чикләүләр булмавын, блогерларның да бу бәйгедә катнаша алачагын әйтте.

Әлмирә Әдиятуллина истәлегенә премия инде бер тапкыр тапшырылган иде. 2022 елның августында Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Мифтахов «Ярдәм» мәчетендә Әлмира Әдиятуллинаны искә алу чарасында 3 журналистка 10 мең сум күләмендә премия тапшырды. Ул бу премиянең дәвамлы булачагын әйткән иде. «Татар-информ» журналисты бу хакта сорау биргәч, Фәрит Мифтахов «Ярдәм» фондының бу премияне оештыруы турында хәбәрдар булмавын әйтте. «Алар бирә икән, алар бирсен», – диде ул.

«Фәрит Мифтахов әлеге премияне тапшырырга тәкъдим итте. Без Фәрит Мифтахов башлап җибәргән идеяне дәвам итәбез. Премия ел саен биреләчәк», - дип аңлатты «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев. Һәр номинациядә ничә урын билгеләнәчәге турында мәгълүмат та ачыклана.

Мәкалә, сюжет, басмалар 2024 елда март-октябрь айларында кабул ителә. Нәтиҗә декабрь аенда ясала. Бүләк турында нигезләмә «Ярдәм-Помощь» сайтында һәм «Мөслимә» газетасының Рамазан аенда чыгачак махсус тиражында басылачак.

  • Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина, (Әлмирә Сарьяз) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1938 елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1964 елдан башлап 1993 елга кадәр Казанда «Азат хатын» («Сөембикә») журналларында эшли. Мөселман хатын-кызлары лидеры булды. Паспортка яулык белән фотога төшү хокукын алды. «Мөслимә» газетасын чыгарды. 2021 елда Казанда вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100