news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Сәйфуллин: Мөселман илләрендә дини китапларны бастыру чыгымын дәүләт үз өстенә ала

Рафис Сәйфуллин: Мөселман илләрендә дини китапларны бастыру чыгымын дәүләт үз өстенә ала
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин әйтүенчә, мөселман илләрендә дини китапларны бастырып чыгаруда барлык чыгымнарны дәүләт үз өстенә ала.

«Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдә дини китаплар бастырып чыгаруны дәүләт үз өстенә ала. Безгә андый теләктәшлек белдерү юк, шуңа күрә без меценатлар, хәйриячеләргә мөрәҗәгать итәбез», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Ул «Ярдәм» фондының Казан шәһәренең бер бизәге булып торуын билгеләп үтте. «Кунаклар безнең эшчәнлекне күреп, соклану хисләрен белдерә. Мөселман илләреннән килгән кунаклар безнең дәүләт ярдәменнән тыш алып барылган эшчәнлекне күреп, гаҗәпкә кала. Мөселман илләрендә хәйриячелек эшләре өчен чыгымнарны дәүләт каплый. Китаплар бастырып чыгару эшчәнлеге дә моңа керә. Без бу мәсьәләне җәмәгатьчелек алдында күтәрергә мәҗбүр булабыз, чөнки бу эшчәнлек бездә дәүләт тарафыннан финансланмый», - диде Рафис хәзрәт Сәйфуллин.

«БРИКС илләреннән килгән кунакларны кабул итәчәкбез һәм үзебезнең иҗтимагый эшчәнлекне күрсәтергә әзербез. Соңгы елларда Индонезия, Малайзия, Бангладеш илчеләре килеп, безнең фонд белән танышып: «Сезнең тәҗрибәне үзләштерергә, сездән өйрәнергә кирәк», - дип әйтә», - диде «Ярдәм» мәчете имамы.

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев фикеренчә, БРИКС илләре уеннары республика өчен дә, Россия өчен дә кызыклы проект. «Безгә чит илдән төрле кешеләр килә. Шул исәптән, БРИКС илләре делегацияләре дә. Татарстанда оештырылган иҗтимагый эшчәнлек белән танышалар. Әлеге эшчәнлек сәламәтлеге чикле булган кешеләргә һәм илебездә яшәүче мөселманнарга карата игелекле мөнәсәбәтнең күрсәткече булып тора», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100