news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов снюслар турында: Укучыларны элек авырган кешеләр белән очраштыру кирәк

«Һәр балага зыянлы булуын аңлатып, профилактика чаралары үткәрү зарур», - диде министр.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Укучыларга снюслар һәм организмга зарарлы матдәләрнең зыянын аңлату өчен, шулар белән элек мавыгып авырган кешеләр белән очраштыру кирәк. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шул фикердә. Бу хакта ул туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп директорлары һәм методистлары катнашында 2нче лицей-интернатта узган киңәшмәдә әйтте.

«Һәр балага зыянлы булуын аңлатып, профилактика чаралары үткәрү зарур. Балачакта зыянын аңлап бетермисең аның. Иптәшләр арасында герой буласың килә. Ул геройлык нәрсә белән беткәнен аңлатырга кирәк. Үзебез аңлатып бетерә алмасак, аның өчен медиклар, психологлар бар. Шул авыру белән авырган, көчкә дәваланып, теге дөньядан кире кайткан кешеләр бар, алар белән очраштырырга кирәк», — дип саный министр.

Рафис Борһанов 18 яшькә кадәр балаларга снюслар һәм никотинлы матдәләр сатуны тыю турында Татарстан Дәүләт Советы закон проектын кабул иткәнен искәртте. «Без һәр бала өчен җаваплы», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100