news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 18 яше тулмаганнарга снюслар сатуны тыячаклар

Закон бозу өчен штрафлар каралган.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда балигъ булмаган үсмерләргә снюс һәм вейплар (электрон никотин) сату тыелачак. Дәүләт Советы утырышында депутатлар шул хакта закон проектын кабул итте.

Никотинлы продукция суыра торган кәнфит, сагыз рәвешендә дә сатыла.

«Закон проекты балигъ булмаган үсмерләрнең, составында никотинлы, тәмәке булмаган продукция һәм вейплар куллану очраклары ешаюы белән бәйле рәвештә эшләнде. Бу мәсьәлә буенча федераль дәрәҗәдә махсус закон юк. Республика дәрәҗәсендә җайга салырга кирәк», — диде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

Закон проекты буенча штрафлар кертелә. Гражданнарга ул 3 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан алып 150 мең сумга кадәр тәшкил итә. «Закон кабул итүне кичектерергә ярамый дип уйлыйм. Гражданнар бу закон проектын көтә», — диде комитет рәисе.

Снюсларны балигъ булмаган үсмерләргә сатуны тыю кирәклеге турында республика Дәүләт Советы РФ ФҖ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать тә әзерләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100