news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Борһанов Идел буе физик культура университеты ректоры итеп расланды

Россия спорт министры боерыгы белән, ул биш елга уку йортының җитәкчесе итеп билгеләнә.

Рафис Борһанов Идел буе физик культура университеты ректоры итеп расланды

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Рафис Борһанов бүген рәсми рәвештә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты җитәкчесе итеп расланды.

Россия спорт министрының 2022 елның 20 гыйнвардагы боерыгы белән Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры вазифасына биш елга расланды, дип хәбәр итте университетның матбугат хезмәте.

  • Былтыр 27 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ректор сайлау узды, дип язган идек.
news_right_1
news_right_2
news_bot