news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физик культура, спорт, туризм академиясе ректоры булды

Вазифага ике кандидат дәгъва иткән иде.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ректор сайлау узды.

Вазифага ике кандидат: академиянең икътисад буенча проректоры Азат Шәрәпов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының элеккеге башлыгы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов дәгъва итте.

Укытучылар, профессорлар составы вәкилләре һәм студентлар катнашкан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Борһанов сайланды. Ул барлык административ процедуралар тәмамлаганнан соң алдагы биш ел дәвамында ректор булачак.

«Фундамент булдырган коллективка һәм элгәреге җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә, аның ярдәмендә без югары уку йорты ирешкән нәтиҗәләр турында сөйли алабыз. Университетта яхшы коллектив һәм 2013 елгы Универсиададан соң калган матди-техник база бар», - диде Борһанов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot