news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафил Ногманов Михаил Бабичны тел мәсьәләсе буенча алдауда гаепләде

Депутат: "Михаил Викторович «барлык сораулар хәл ителде» дип юаткан иде, ә безне алдадылар булып чыга", - дип белдерде.

Рафил Ногманов Михаил Бабичны тел мәсьәләсе буенча алдауда гаепләде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка карата тәнкыйть сүзләрен белдерде. Бу хакта ул бүген парламент утырышында туган телләрне укыту турында закон проекты буенча фикер алышулар барышында әйтте.

"Михаил Викторович «барлык сораулар хәл ителде» дип юаткан иде, безне, җәмәгатьчелекне тынычландырды, ә безне алдадылар булып чыга. Гарьләндерә - күп миләтле ил, халык өчен дә", - ди ул.

"Балтыйк буенда, Украинада рус телен кысрыклаганда, без, татарлар, болай эшләргә ярамый дибез. Ә үзебездә Россиядә үк әллә ниләр эшләп ятабыз. Мин моны аңламыйм. Безне ишетергә тиешләр. Россиянең болай да проблемалары бар, ә бүген яңа проблемалар чыгарып ятабыз", - дип белдерде Рафил Ногманов.

Туган телләрне ирекле рәвештә укыту турында закон проектын Дәүләт Думасына керткән депутатларны ул бөтенләй аңламавын әйтте. "Бәлки безгә шул депутатларга да мөрәҗәгать итәргә кирәктер? Нигә алар үз таләпләрен куя? Нигә туган телләрне пычак астына кертеп, төп укыту планыннан алуны сорыйлар. Безнең фикерне беркем сорамый, безнең белән беркем киңәшләшми, исәпләшми", - дип ул Татарстан җитәкчелегенең тел мәсьәләсе белән җитди шөгыльләнүен сорады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100