Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәфикъ Мөхәммәтшин: «Россиядә ислам тарихы» китабын гарәпләр заказы буенча яздык
Рәфикъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, авторларга гонорар түләү чыгымнарын гарәпләр, ягъни Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы каплаган.
Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин «Россиядә ислам тарихы» китабы гарәпләр заказы буенча язылганын әйтте.
Алда хәбәр ителгәнчә, бүген журналистларга «Россиядә ислам тарихы» китабы тәкъдим ителде. Ул безнең илдә ислам дине үсешен илкүләм чагылдырган беренче басма, дип әйтелде чарада.
«Россиядә ислам тарихы» китабы дөньяга чыгуы нигезендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тора. Гарәп галимнәре безнең институтка Россиядә ислам үсеше тарихын язарга тәкъдим итте. Алар гарәп илләреннән читтә ислам дине таралуы турында кызыксына. Моңарчы Кытай, Индонезия буенча фәнни хезмәтләр чыккан булган», – диде Рәфикъ Мөхәммәтшин әлеге басманы тәкъдим итү чарасында.
Гарәпләргә Россиядә ислам цивилизациясе үсешен тәкъдим итү өчен Рәфикъ Мөхәммәтшин бу өлкәдә эшләүче белгечләрне туплаган. Фәнни хезмәтне эшләүдә 22 галим катнашкан. Шуларның яртысы – Татарстаннан. Алар арасында фән докторлары Искәндәр Измайлов, Радик Салихов, Илдус Заһидуллин, Айдар Хәбетдинов, фән кандидатлары Айдар Ногманов, Илшат Мөхәммәтзарипов, Резедә Сафиуллина-Ибраһимова бар.
Рәфикъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, авторларга гонорар түләү чыгымнарын гарәпләр, ягъни Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы каплаган. Китапны типографиядә 1000 данә белән рус телендә бастыру хакы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын үткәрү чаралары сметасына салынган булган.
Китап гарәп һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән. Гарәп телендәгесенең киләсе ике ай эчендә Дубайда нәшер ителүе көтелә. Рәфикъ Мөхәммәтшин инглиз телендәгесе көзгә кадәр басылыр дип өметләнә. Әлегә кайсы типографиядә чыгасы хәл ителмәгән. «Бәлки, Лондонда дөнья күрер», – диде Россия ислам институты ректоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз