news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәре катнашында язылган «Россиядә ислам тарихы» китабы чыкты

«Россиядә ислам тарихы» китабы – ул безнең илдә ислам дине үсешен илкүләм чагылдырган беренче басма.

Татарстан галимнәре катнашында язылган «Россиядә ислам тарихы» китабы чыкты
Михаил Захаров

Бүген Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин журналистларга «Россиядә ислам тарихы» китабын тәкъдим итте.

Рәфикъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, «Россиядә ислам тарихы» китабы – ул безнең илдә ислам дине үсешен илкүләм чагылдырган беренче басма. Ул VII гасырда Дербент шәһәрендә ислам дине кабул ителүдән бүгенге көнгә кадәрле чорны колачлый. Китапта мөселман берләшмәләренең барлыкка килүе һәм эшчәнлеге, хәзерге шартларда ислам дине күтәрелешенең төп тенденцияләре яктыртыла.

Фәнни монографияне язуда Россиянең төрле төбәкләреннән Рәфикъ Мөхәммәтшин җитәкчелегендә  22 галим катнашкан. Шуларның яртысы – Татарстаннан. Алар арасында фән докторлары Искәндәр Измайлов, Радик Салихов, Илдус Заһидуллин, Айдар Хәбетдинов, фән кандидатлары Айдар Ногманов, Илшат Мөхәммәтзарипов, Резедә Сафиуллина-Ибраһимова бар.

Рәфикъ Мөхәммәтшин «Россиядә ислам тарихы» монографиясен фәнни басма дип таныштырды. Анда чыганакларга меңнән артык сылтама бирелгән. Ислам тарихын тирәнтен өйрәнүчеләр сылтамалар аша төп чыганаклардан тулырак мәгълүмат туплый ала. Галимнәр өчен сылтамаларның әһәмияте зур.

Яңа китап 1000 данә белән Казанда басылган. Ул сатуга чыкмаячак, ә Россия китапханәләренә, ислам дине буенча белем бирүче уку йортларына таратылачак.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100