news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәфикъ Мөхәммәтшин: «Россиядә ислам тарихы» китабы татар телендә басылмаячак

«Телне саклау ягыннан карасак, фундаменталь академик басмаларның татар телендә чыгуы мөһим, ләкин шулкадәр интеллектуаль көч, чыгымнар кертеп, аны кем укыр дигән сорау туа», – диде Россия ислам институты ректоры.

Рәфикъ Мөхәммәтшин: «Россиядә ислам тарихы» китабы татар телендә басылмаячак
Михаил Захаров

Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин «Россиядә ислам тарихы» китабы инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә ителәчәген, ләкин татар телендә басылмаячагын белдерде.  

Алда хәбәр ителгәнчә, бүген журналистларга «Россиядә ислам тарихы» китабы тәкъдим ителде. Ул безнең илдә ислам дине үсешен илкүләм чагылдырган беренче басма, дип әйтелде чарада.

Яңа китапны тәкъдим итү чарасында Татарстанның Халык артисты Миңгол Галиев та катнашты. Ул басманы татар телендә чыгару мөмкинле турында кызыксынды. Рәфикъ Мөхәммәтшин фәнни китапның татарчага тәрҗемә ителмәячәген әйтте һәм моның сәбәбен аңлатты.

 

Фото: © Михаил Захаров

«Бу фәкать фәнни китап булып чыкты. Телне саклау ягыннан карасак, фундаменталь академик басмаларның татар телендә чыгуы мөһим, ләкин шулкадәр интеллектуаль көч, чыгымнар кертеп, аны кем укыр дигән сорау туа. Рәшит (искәрмә: журналист Рәшит Минһаҗга мөрәҗәгать итә), син укырсыңмы икән аны татарча? Ул бик калын, катлаулы икән, укып тормыйм, дип әйтерсең дә, китап киштәсенә куярсың», – диде Рәфикъ Мөхәммәтшин.

Рәшит Минһаҗ татарча вариантын укырга теләвен белдерде.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot