news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радмир Беляев Түбән Камадагы төзелеш һәм инфраструктурадагы үзгәрешләр белән таныштырды

Радмир Беляев Түбән Камадагы төзелеш һәм инфраструктурадагы үзгәрешләр белән таныштырды
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә Түбән Кама районы башлыгы һәм шәһәр мэры Радмир Беляев чыгыш ясады. Ул «Түбән Кама районы территориясендә торак-коммуналь хуҗалык тармагында республика программаларын гамәлгә ашыру һәм цифрлаштыру» турында сөйләде.

«Быел Түбән Камага 60 ел тула. Бу – сәнәгате белән дан казанган, зур инвестицион проектлар гамәлгә ашырылган җир. Ул бүгенге көндә нефть химиясе һәм эшкәртү сәнәгате белән алдынгы булып тора. Узган ел нәтиҗәләре нигезендә, Түбән Кама социаль инфраструктураны үстерүгә юнәлтелгән 40тан артык программада катнашкан һәм 10 миллиард сумнан күбрәк акча алуга ирешкән. Бу суммага төзү, капиталь ремонт һәм башка күләмле эшләр башкарылган. Узган елда без 95 мең квадрат метр торак мәйданын файдалануга тапшырганбыз. Бүгенге көндә муниципалитетта төрле планировкалы торак биналар төзелә», – дип билгеләп үтте мэр.

Ул коммерцияле төзелешкә социаль ипотека ярдәм итүен дә билгеләп үтте.

«Зур сәнәгать үзәге булган Түбән Кама өчен төзелешләр мөһим, әмма шәһәр экологик иминлеккә дә лаеклы игътибар бирә. Соңгы елларда гына 25тән артык парклар һәм скверлар булдырылды. Перспективада – тагын алты заманча иҗтимагый киңлек ясау. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Хөкүмәт карары ярдәмендә хәлиткеч вакыйга булды: гомуми озынлыгы 600 километрдан артык булган җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү инженерлык челтәрләре «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте балансына тапшырылды. Республика программасы кысаларында ике елда 65 километрдан артык инженерлык челтәре алыштырылды. Гомумән алганда, инвестицияләр күләме өч миллионнан күбрәк сумманы тәшкил итте», – диде ул.

Инженер челтәрләрне яңарту эшләре нәтиҗәсендә Түбән Камада ягып җылыту сезонында инфраструктур аварияләр күләмен дә 40 процентка киметүгә ирешкәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot