news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Радик Юльякшин журналистларның “Үзгәреш җиле" проекты турындагы соравын җавапсыз калдырды

Җырчы бу музыкаль фестиваль турында болай да күп сөйләнде, дип белдерде.

Радик Юльякшин журналистларның “Үзгәреш җиле" проекты турындагы соравын җавапсыз калдырды
Солтан Исхаков

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Радик Юльякшин журналистларның “Үзгәреш җиле”нә кагылышлы сорауга җавап бирергә теләмәде. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“Бу (“Үзгәреш җиле” проекты – ТИ искәрмәсе) шундый тема, аның турында инде күп сөйләнде. Рөхсәт итсәгез, мин бу сорауны җавапсыз калдырам”, – диде Радик Юльякшин.

  • “Үзгәреш җиле” – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе һәм ярдәме белән тормышка ашырыла торган музыкаль проект. Аның максаты – татар эстрадасын халыкара югарылыкка күтәрү.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100