ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Радик Юльякшинның продюсеры командага Хөкүмәттән ярдәм күрсәтелү-күрсәтелмәү турында әйтте

3 ноябрь 2018, 10:17 , Фото: Солтан Исхаков

Радик Юльякшинның продюсеры командага Хөкүмәттән ярдәм күрсәтелү-күрсәтелмәү турында әйтте Александр Слюсаренко сүзләренчә, бюджеттан финанс ярдәме алу бәйлелек тудыра.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинның продюсеры Александр Слюсаренко иҗади командага Хөкүмәттән ярдәм күрсәтелү темасына җавап бирде. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“Бюджеттан финанс ярдәме – бәйлелек тудыра. Шуңа күрә без үз көчебезгә таянып кына эшләргә тырышабыз. Бүген “Элвин Грей” лейблына иң зур ярдәм ул – аңа комачауламау. Комачауламау, дип әйтү генә аз, безнең өчен иң мөһиме – сүзсез генә ярдәм итү, ягъни кысылмау – кыйммәтрәк”, – диде продюсер.

  • “Элвин Грей” лейблы – татар-башкорт эстрадасында сәләтле яшьләрне сәхнәгә чыгарырга ярдәм итәчәк. Шулай ук киләчәктә бу исем астында парфюмерия, киемнәр чыгару, ресторан ачу да күздә тотыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10