Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Радик Салихов: Халык буларак татарлар Алтын Урда чорында формалаша башлый
Венгрлар, Төрки каганлык һәм башкалар — татар милләте тарихының бер өлеше. Ләкин халык буларак татарлар Алтын Урда чорында Идел Болгарстаны территориясендә, Казанда, формалаша башлый, ди ул.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар халкының килеп чыгышы бик катлаулы. Ләкин халык буларак татарлар Алтын Урда вакытында формалаша башлый, ди Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов.
«Бер халык та җиңел генә барлыкка килми. Татарлар формалашуда да башка күп кенә халыклар катнашкан. Венгрлар, Төрки каганлык һәм башкалар — татар милләте тарихының бер өлеше. Ләкин халык буларак татарлар Алтын Урда чорында Идел Болгарстаны территориясендә, Казанда, формалаша башлый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Элегрәк "Татар-информ" Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салиховның татар тарихын саклауда «Татарлар: гамәл стратегиясе»ен югары бәяләвен язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз