news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Сәләхов Киров өлкәсе Сабан туе батыры булды

Радик Сәләхов Киров өлкәсе Сабан туе батыры булды
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды. Ул - Лаеш районыннан Радик Сәләхов.

Сабан туенда бил алышуда 60 спортчы катнашты. «Көне буе барган милли көрәштә иӊ көчлесе ачыкланды. Сабан туе батыры – Радик Сәләхов», - дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Радик Сәләховка Татарстан Рәисененнән бүләк итеп «Лада Гранта» автомобиле тапшырылды. Батырга машина ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды. Ул батырны җиңүе белән котлап, киләчәктә дә аңа уңышлар теләде.

«Икенче урынга Чаллы шәһәреннән Рәнис Гыйләҗетдинов, өченче урынга Арча шәһәреннән Альберт Ситдыйков лаек булды», - дип котладылар Сабан туе мәйданында.

  • Радик Сирен улы Сәләхов – авыр үлчәм категориясендә көрәшче, төрле ярышларда берничә тапкыр җиңүче. Татарстан чемпионы (2014, 2017, 2018, 2020, 2022), Россия чемпионы (2015, 2022, 2023), билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (2022, 2023), ХXIII Федераль һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе батыры (2023), билбау көрәше буенча спорт мастеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100