news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемеровода Федераль Сабан туен Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев ачты

Казанда иртәнге сәгать 5 булганда, Кемеровода халык сабантуйга агыла башлаган иде инде. Кемеровоның Мәскәү мәйданында XXIII Федераль сабантуй һәм III Шахтерлар сабантуе бара.

Сабантуй флагын Кемерово өлкәсе имамы һәм милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Таһир Бикчәнтәев һәм зур стажлы данлыклы шахтер Дмитрий Садретдинов күтәрде.

Сабантуйны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев ачты.

«Без федераль сабантуйны үткәрергә күптән хыялланабыз. Теләгемне әйтеп, Рөстәм Миңнехановка шалтыраттым. Ə ул 2023 елга кадәр барысы да билгеләнгән, ди. Шуннан без халыкара Шахтерлар сабантуе уйлап таптык. Быел, ниһаять, без федераль сабантуй уздырабыз», диде Сергей Цивилев.

«Безгә борынгы бабаларыбыз бердәм, дус яшәргә васыять итеп калдырган. Без бер гаилә булып яшибез. Без бөтен кеше белән дус яшәргә телибез», дип дәвам итте ул.

Рөстәм Миңнеханов сабантуйны кабул итүчеләргә һәм килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. «Биредә күп халыклар дус-тату яши. Сез барыгыз да ачык кешеләр», - диде ул.

Кемерово өлкәсе губернаторы һәм Татарстан Республикасы Рәисе дәрәҗәле бүләкләр тапшырдылар. Татарстан Рәисе Кемерово татарлары милли-мәдәни оешмасына «Газель» микроавтобусы бүләк итте.

Кемерово сабантуе Лениногорск осталары катнашында әзерләнә. Халык уеннарын алар оештырды Сабантуйда урнаштырылган утарларны да бәйрәм өчен алар әзерләде. Сабантуй кунакларын мич коймагы белән сыйлыйлар.
Сабантуй уздырырга Татарстаннан 340лап кешелек зур делегация килде.

Сабантуй кунакларына бушлай пылау, шурпа һәм шахтер кулешын авыз итү мөмкинлеге дә тудырылды. Халык аны озын чиратка тезелеп алды.

Хәзерге вакытта мәйданда Татарстан сәнгать осталары концерты һәм көрәш бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100