Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Радий Хәбиров Уфада ярминкәдә Татарстан нәшрияты тәкъдим иткән китапларны мактады
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада «Китап бәйрәме» китап ярминкәсендә тәкъдим ителгән Татарстан китап нәшрияты стендын карады һәм төрле жанрдагы әдәбиятның күп төрле булуын билгеләп үтте. Бу хакта «Татарстан китап нәшрияты» матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин Хәбировка Башкортстанның «Китап» нәшрияты белән гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар турында сөйләде. «Татарстан китап нәшриятын»да башкорт авторларының төрле хезмәтләре чыгарылган, шулай ук «Китап» нәшриятында да татар иҗатчыларының китаплары басыла.
Хәбировка танылган татар язучысы Роберт Миңнуллинның күптән түгел генә чыккан шигырьләр җыентыгын бүләк иттеләр.
- Исегезгә төшерәбез, 26-28 май көннәрендә Уфаның Совет мәйданында беренче тапкыр «Китап бәйрәме» халыкара китап ярминкәсе уза. Радий Хәбиров Уфаның Россиянең китап башкаласына әйләнәчәгенә өметләнүен әйтте, дип язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз