news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров Уфаның Россиянең китап башкаласына әйләнәчәгенә өметләнүен әйтте

Радий Хәбиров Уфаның Россиянең китап башкаласына әйләнәчәгенә өметләнүен әйтте

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада «Китап-бәйрәм» халыкара ярминкәсен тантаналы төстә ачты.

«Мин Уфаны илебезнең китап башкаласы дип атауларын телим. Без бу чарага тирән ният белән алындык. Балалар, ниһаять, айфоннарына текәлеп утырудан туктап, китапка игътибар итсеннәр иде», – диде ул.

Радий Хәбиров ярминкәнең барлык диярлек чатырларында йөреп чыкты, шул исәптән Татарстан китап нәшрияты алып килгән китаплар белән дә танышты.

Башкортстанның «Китап» нәшрияты чатырында республика башлыгы БДБ илләреннән һәм Татарстаннан килгән язучылар белән танышты, алар арасында «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да бар иде. Алар бергәләп фотога төштеләр.

Бәйрәмгә Россиядә тарихи мәгърифәт буенча ведомствоара комиссия җитәкчесе Владимир Мединский, Россиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Россия язучылар берлеге вәкилләре, БДБ илләреннән язучылар һәм нәширләр килгән. Аларның һәрберсе китап бәйрәменең югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте.

Халыкара «Китап-бәйрәм» Уфада ел саен май аеның соңгы атнасында үтәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100