news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Кашапов: Фортепианода уйнап җырлаучылар арта бара, бу күренешкә куанам

Рәдиф Кашапов: Фортепианода уйнап җырлаучылар арта бара, бу күренешкә куанам
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында музыкаль бәйгенең финалистлары фатирникта чыгыш ясады. Акция 26 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы янында була. «Мин татарча сөйләшәм»нең төп сәхнәсендә чыгыш ясар өчен әлеге финалистларны сайлап алачаклар.

  • Фатирник музыкаль бәйгедә катнашучы музыкантлар өчен оештырылды. Быелгы катнашучылар: Илнар Сибгатуллин, «Клондайк» төркеме, Рәдис Шәрифуллин, Азалия Хәбибуллина, Ләйлә Хафизова, Данил Сәйфуллин, Эльвина Туйгульдина, Мәликә Юнысова, Гүзәл Сабирова. Фатирникны «Идел» журналы редакциясе журналисты, шагыйрә Зөләйха Камалова алып барды.

«Беренче тапкыр музыкаль бәйгене 2016 елда оештырдык. Ел саен тамашаның кабатлана баруын аңладык: кайсы музыкантны калдырырга, кайсын төшереп калдырырга соң? Шуңа да конкурс үткәрергә карар кылдык. Һәр башкаручы үзенең тере җырлавын видеоязмага төшереп, гариза җибәрә. Монда тамашачы да теге яки бу башкаручыны социаль челтәрләр аша сайлый ала, аннан соң, без дә аны сәхнәгә чыгару яки чыгармау турында нәтиҗә ясыйбыз», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә бәйгене оештыручыларның берсе, музыкант, журналист Рәдиф Кашапов.

Аның әйтүенчә, музыкаль бәйгегә хәлдән килмәслек «бөек» таләпләр куелмый. «Кемдер Сабантуйдагы чыгышларын, кемдер клипларын җибәрә. Бу «Мин татарча сөйләшәм»гә туры килми. Иң мөһиме – башкаручының тере тавышка җырлавы, ул хәтта ноталарга да эләкмәскә мөмкин. Быел без таләпләргә туры килгән барлык кешеләрне сайлап алдык», - диде ул.

«Күрәбез, кайберләре әле җырның сүзләрен дә өйрәнеп бетмәгән, әмма чыгыш ясарга теләкләре бар. Шуңа күрә берничә тапкыр фатирник форматындагы концертлар булды. Миңа алар бик кадерле, чөнки барлык башкаручы бертигез шартларда чыгыш ясый, хедлайнерлар да юк», - диде ул.

Рәдиф Кашапов фортепианода уйнап җырлаучыларның артуын билгеләп үтте. «Әле мондый тенденция юк иде. Моңарчы: бик күп кызлар музыка мәктәпләрендә укый, уен коралларында уйный белә, шигырьләр яза, нигә алар күп түгел икән? – дип, еш уйлана идем. Хәзер фортепианода уйнап җырлаучылар арта бара, бу күренешкә куанам», - диде ул.

«Фатирникта төрле формат, төрле җырлар булды, рэп укучылар да бар. Башкаручылар беренче адымнарын ясаса да, җырлары начар түгел. Моң, текст ягыннан нәрсәдер җитеп бетмидер, бәлки, ләкин алар чын күңелдән, бөтен хисләрен биреп, ихластан чыгыш ясый. Минемчә, бу кешеләр алга таба да үсәр», - диде музыкаль бәйгенең оештыручысы.

Алга таба да, башкаручыларга беркадәр ярдәм кулы сузып, аларны күзәтеп барачаклар. «Һичьюгы, алар бер-ике җыр белән генә чикләнмәсен иде. Кайбер кеше: «Мин өч җыр яздым, чараларга чакырыгыз», - ди. «Егерме җыр язып карагыз», - дим. Талантлымы соң мин? – дип, баштан үз-үзеңә шикләнеп карарга кирәктер», - диде Рәдиф Кашапов.

  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләр яңа җанлы музыка бәйгесен игълан иткән иде. «Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы – аерма юк. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә һәм хуплана. Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнашмый», – дигән таләпләр куелган иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100