news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Райнур Хәсәнов: «Мин татарча сөйләшәм» акциясе Камал театрының яңа бинасы янында узачак

Райнур Хәсәнов: «Мин татарча сөйләшәм» акциясе Камал театрының яңа бинасы янында узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел беренче тапкыр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы (Һади Такташ урамы, 74 йорт) янында оештырыла.

«Акцияне Камал театрының иске бинасы янында да уздырган идек. Узган ел Казан Кирмәнендә үткәрелде. Быел – Камал театрының яңа бинасы янында уздырырга, шул якларны татарлаштырырга булдык. Безнең өчен яңа формат булыр, дигән фикергә килдек. 26 апрельдә Камал театрының яңа бинасында да төрле чаралар узачак, безнең дә мәйданчыклар эшләп торачак. Шуңа күрә, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә Камал театрына килгән аудитория дә кушыла ала, алар безнең концертны да күрәчәк. Бу безнең өчен дә бик яхшы», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Ул соңгы елларда «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең концерты күчмә форматка әйләнүен әйтте. «Ягъни без аны шәһәрнең төрле почмакларында уздырабыз. Традицион урын – Бауман урамы иде. Ләкин куркынычсызлык чараларын искә алып, бүгенге көндә без акцияне анда уздыра алмыйбыз», – дип аңлатты.

  • 2006 елдан башлап 26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Мин татарча сөйләшәм!» республикакүләм акциясен уздыра. Быел ул егерменче тапкыр узачак һәм үзенә күп чараны берләштерәчәк.

«26 апрельгә кадәр мәктәп балалары өчен квест, студентлар өчен квиз уены, яшь музыкантларны табуга юнәлтелгән музыкаль бәйге, квартирник узачак. 26 апрельдә татар телендә иҗат иткән музыкантларның гала-концерты, тел мәсьәләләренә багышланган лекторий, татар дизайнерлары маркеты, төрле интерактивлар һәм күргәзмә оештырабыз», – диде Райнур Хәсәнов.

Оештыручылар әйтүенчә, бу чараларның төп максаты – туган телнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аның дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү. Әлеге чарада белем бирү оешмалары, балалар бакчалары, иҗтимагый оешмалар һәм республика халкы бик актив катнаша. Аның гомуми аудиториясе – 20 меңнән артык кеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100