Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рәдиф Гаташ язучы Равилә Шәйдуллина-Морат иҗатына карата фикерен әйтте
Казанның «Ногай» кунакханәсендәге Тукай залында ТР Язучылар берлеге әгъзасы Равилә Шәйдуллина-Моратның «Тау башында бүре бар» китабын тәкъдим иттеләр. Бу җәһәттән үткән әдәби-мәдәни кичәдә Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ та язучының иҗатына карата фикерен әйтте.
«Әлеге Тукай залы – бик тә тарихи урын. Биредә заманында Сара апа Садыйкованың гөрләгән чаклары булды. Менә бу кичәдә дә катнашучы Дания Нурлы, шулай ук Вафирә Гыйззәтуллинаның яшь чагы монда үтте. Равилә ханымга багышланган кичәне дә гаҗәеп матур итеп оештыргансыз. Мин кичәбез героинясын күбрәк шагыйрә буларак белә идем, прозагыз аркылы мин татар хатын-кызы образын башкача ачтым. Үзен, татарлыгын, матурлыгын югалтмыйча гүзәл булып калганнар – иҗатташыбызның прототибы», – дип билгеләп үтте Рәдиф Гаташ.
«Тау башында бүре бар» китабы – быел Татарстан китап нәшриятында чыккан.
«Әлбәттә, бу һәрберебез өчен зур мәртәбәле вакыйга! Равилә ханымның чираттагы олы хезмәте нәшер ителде. Минем авторның тел байлыгына игътибар итәсем килә. Әлеге басманың чыгуына нәшрият тә, халык та шат. Киләчәктә дә көнүзәк әсәрләр көтеп калабыз», – дип сөйләде Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех.
Кичә авторның әсәрләрендәге өзекләрдән этюдлар, шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Аларны Казан мәктәпләреннән укучылар һәм сәнгатькәрләр башкарды.
«Чыннан да матур тантанага җыелдык. Китап укучыларыгыз киләчәктә дә арта торсын. «Әдәби марафон» проекты җитәкчесе буларак сезгә әйдаманнар һәм марафончылар исеменнән дә сәламнәремне ирештерәм. Нәкъ татар әдәбияты аша безнең милләтебез үсештә, ныгый һәм сез дә аны баетып торасыз. Сезгә саулык-сәламәтлек һәм иҗади уңышлар юлдаш булсын», – диде Дөньякүләм «Әдәби марафон» проекты җитәкчесе Раил Гатауллин.
Чара ахырында Равилә Шәйдуллина-Морат үзенең әдәби аренага ничек килүен сөйләде. Үзенең гомерен җәмәгать туклануы системасына багышлаган шәхес булуын ассызыклады һәм иҗатташларына рәхмәт әйтте. Очрашу фотосессия белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз